Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Әпсәләмов укулары 27.02.2017

Казан шәһәренең 179 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Әпсәләмов укулары!" исемле фәнни - гамәли коференция булып узды.
Әлеге чарада 6Б классы укучысы Вәлиева Ландыш "Сезнең каһарманлык үлемсез!" дигән фәнни эше белән чыгыш ясады, III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Укытучысы Гарифуллина Д.Ф.. Җиңүегез белән котлыйбыз!!!
-
Гәрәфиев Ф.К.исемлегенә район күләмендә чаңгы ярышы 27.02.2017

Танылган чаңгычы, райондашыбыз Гәрәфиев Ф.К.исемлегенә район күләмендә чаңгы ярышы булып үтте. Мәктәп командалары арасындагы әлеге бәйгедә гимназия укучылары II урынны яуладылар һәм кубокка ия булдылар. Физик тәрбия укытучысы: Абдрахманов И.Х. Котлыйбыз!!!
-
Бөтен Россия тыюлык дәресе 27.02.2017

2017 ел Россия президенты Указ белән аеруча саклана торган табигый территорияләр елы дип игълан ителде. Россиядә иң беренче тыюлык 1917 елда оеша, ул. Баргузин тыюлыгы. 2017 елда - тыюлыкларга 100 ел тула, шул уңайдан гимназиядә Бөтен Россия тыюлык дәресе үткәрелде.
-
Каратэ буеча IX чемпионат 27.02.2017

Зур Бирәзә куст мәктәбенең кече яшьләр төркеменедә Нотфуллин Искәндәр Россия күләм каратэ буенча IX чемпионатта III дәрәҗә дипломга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Баскетбол буенча ярыш 27.02.2017

Казан шәһәрендә Юшканцева Т.С. истәлегенә уздырылган баскетбол буенча ярыш турнирында Арча шәһәре командасы уенчылары арасында 6Б класс укучысы Вәлиева Ландыш II урынга лаек булды, диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! 22.02.2017

Бәйрәм ялы көннәрендә һава торышлары үзгәрү сәбәпле, юлда йөрү кагыйдәләрен, техника куркынычсызлыгы иминлеген саклавыгызны, юлларда җәяүлеләр өчен травма булдырмау очракларын төгәл үтәвегезне сорыйбыз. Елга буйларында йөрү, боз өсләренә керү катгый тыела. Балаларга игътибарны арттырыйк, аларның сәламәтлеге, куркынычсызлыгы өчен җаваплы булыйк! Тирә-юнебездә яшәгән өлкәннәргә игътибарлы, ярдәмчел булыйк!
Бәйрәм көннәрегез исән-имин, тынычлыкта узсын!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017

Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Г.И. 2Б классында "Тел - рухи байлыгыбыз" темасына дәрес уздырды. Укучыларда туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклегенә уен элементлары аша тел турында шигерь, мәкальләр ярдәмендә инандырды. 2 командага бүленеп укучыларның ярышта катнашулары да тел турында белемнәрен ныгытты. Дәресне сәекле Тукаебыз сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел" җыры тагын да баетты. Милли телнең нигезе - ана теле. Телебезне саклыйк, яклыйк!
-
Кечкенә йолдызлар 21.02.2017

Гимназиянең яшҗ хоккейчылары Кукмара районындауздырылган "Кечкенә йолдызлар" турнирында катнашты, II дәрәҗәдәге кубокка ия булып, Зур җиңү яуладылар. Тренеры: Гараев А.И. Котлыйбыз, уңышлар телибез!!!
-
Слёзы матерей России
21.02.2017
В актовом зале гимназии 21 февраля состоялось мероприятие "Слёзы матерей России", посвященное Дню Защитников Отечества. На мероприятии участвовали ветераны боевых действий в Афганистане и Чечне, матери солдат, выпускников гимназии. Мероприятие подготовили и провели учитель истории Ахметханова Г.Г. , учитель музыки Давлетбаева Л.Х.
-
Солдат шинеле турында җыр 20.02.2017

Хәрби - патриотик айлык барышында 2 - 8 нче класс укучылары арасында "Солдат шинеле турында җыр" бәйгесе булды. Укучылар җыр укытучысы Дәүләтбаева Л.Х. белән берлектә хәрби темага җырлар өйрәнделәр. Бәйге кызганнан кыза барды. Иң оста җырны башкаручы класс - 2А булды. Укытучысы: Закирова Э.А. Котлыйбыз!!!
















