Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
“Тукай- буыннар шагыйре”
Опубликовано: 26.04.2018
Г.Тукайың туган көне уңаеннан оештырылган “Тукай- буыннар шагыйре” исемле шигърият кичәсе бик җылы һәм җанлы үтте. Кичәдә район һәм республика күләмендә сәнгатьле сөйләү буенча җиңү яулаган укучыларыбыз чыгыш ясады, Тукай әсәрләре буенча көйләр уйналды. Кичәнең кунагы, күп еллар гимназиябездә техник хезмәткәр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәрьям апа Зарипова иде. Мәрьям апа шигырьләр яза. Соңгы биш елда иҗат иткән меңнән артык шигыренең иң матурларын гына сайлап укучыларга җиткерде, яшьлек елларының, балачагының кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйгаларын сөйләп, үзенең киңәшләрен бирде ул. Гомере буе мәктәптә эшләгән кеше буларак, аның шигырьләре шулкадәр тәрбияви көчкә ия иде, ике сәгать барган кичә укучыларны һич тә ялыктырмады. Эчкерсез аралашу барышында, укучылар Мәрьям ападан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Әлеге очрашу балалар күңелендә дә, Мәрьям апа хәтерендә дә озак сакланыр әле.
Әлеге тәрбияви кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары үткәрде.
К списку новостей
















