Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Әниләр бәйрәме
08.03.2017
2Д классында уздырылган Әниләр бәйрәме үзенчәлекле булды. Хоккей классында укучы 13 малай Әниләрен җыр, бию, шигъри юллар белән котлап кына калмадылар, төрле уеннар, ярыш бәйгеләре дә оештырдылар, кулдан ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Бәйрәмне класс җитәкчесе Зарипова Л.Р. һәркем күңеленә ошарлык итеп уздырды.
-
Готовимся к ГИА! 06.03.2017

С целью подготовки к государственной итоговой аттестации в гимназии для обучающихся 8 - 11 классов 4 и 6 марта организованы тренировочные тестирования в формате ОГЭ и ЕГЭ
-
8 Март - Халыкара хатын кызлар көне 06.03.2017

Хөрмәтле хатын – кызлар!
8 Март – Халыкара хатын – кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу матур бәйрәм көннәрендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Бәхет, шатлык, сәламәтлек, уңышлар һәрвакытсезнең юлдашыгыз булсын!
Бәйрәм белән котлап 5 нче гимназия коллекивы
-
Иң кадерле, Әнием!
06.03.2017
2 А классында "Иң кадерле, Әнием!" темасына әниләр бәйрәме уздырылды. Чара барышында укучылар күңелле сценарий әзерләделәр, әниләренә багышлап җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле биюләр башкардылар. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында үтте. Әниләр белән балалар арасында күңелле бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды. Класс җитәкчесе: Закирова Э.А. укучылары белән әзерләнгән әлеге бәйрәм һәркем өчен зур куаныч булды.
-
Туган телем - серле тел
02.03.2017
6 нчы А классы укучысы Түбән Кама шәһәрендә үткән республика күләм "Туган телем - серле тел" исемендәге шигырь укучылар бәйгесендә җиңүче булдылар. "Милләтәшем" номинациясендә Сиразиева Илзирә I дәрәҗә диплом һәм "Иҗади омтылыш" грамотасы белән бүләкләнде. (Укытучысы: Газизова Э.И.) "Туган тел" номинациясендә Булатова Диляра I дәрәҗә диплом алды. (Укытучысы: Гыйниятова Г.Р.)
-
Һөнәр сайлау.
02.03.2017
Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Габдрахманов Р.Н. "Безнең техникум" дигән темага 9 нчы класс укучылары өчен әңгәмә үткәрде. Техникумдагы уңайлык лар, яшәү - тору мөмкинлеләре, уку - укыту системасына тулысынча күзәтү ясалды. Укырга керү имтиханнары, югары уку йортлары белән төзелгән шартнамәләр һәм төрле факультетлар турында сөйләде. Укучылар уку йорты турында тулы мәгълүмат алдылар. "Һөнәрләр күп, теләгәнең сайлап ал" мәкаленең бүгенге әңгәмәнең нәкъ үзәгендә булды.
-
Хәрби - патриотик айлык 28.02.2017

Хәрби - патриотик айлыкка бүгенге линейкада йомгак ясалды. Һәр укучы төрле бәйгедә катнашып көч сынашты. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү укучы өчен зур куаныч. Чараларда катнашкан укучылар грамоталар белән бәяләнделәр, һәрберсе шат күңелле, көләч йөзле, канәгать булдылар. Рәхмәт уңышларыгыз өчен!!!
-
Арча агросәнгать һөнәр көллияте мастеры Мөхәмәтҗанова Н.Н. әңгәмәсе 28.02.2017

9нчы класс укучылары өчен, һөнәри белем бирү максатыннан, Арча агросәнгәть һөнәр көллияте мастеры Мөхәмәтҗанова Н.Н. әңгәмә уздырды. Ул төзелеш өлкәсендә төрле юнәлешләрдә эш алып бару мөмкинлекләре турында сөйләде һәм чыгарылыш класс укучыларына укырга керү тәртибе турында аңлатты.
-
Ягез әле, егетләр! 28.02.2017

7-8 нче класс укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесенең нәтиҗәләре:
1 нче урын - Аскаров Камиль - 7А класс;
2 нче урын - Сабиров Руслан - 8А класс;
3 нче урын - Шакиров Анис - 8В класс.
Командалар арасында:
1 нче урын - 7А, 8В класслары;
2 нче урын - 8А класс;
3 нче урын - 7В класс.
Котлыйбыз!!!
-
Ватанны саклаучылар 28.02.2017

"Ватанны саклаучылар" айлыгы кысаларында 9-10-11 нче класс укучылары арасында уздырылган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесенең нәтиҗәләре: I урында Зәйнуллин Илсаф - 10Б класс, II урында - Бәдриев Дияр - 11А класс, III урында Гыйләҗиев Рәмзил - 11А класс, Хәйруллин Солтан - 10А класс. Афәрин егетләр! Командалар арасында нәтиҗәләр: I - 10Б класс, II - 11А класс, III - 11Б класс. Спортның төрле номинацияләрендә җиңү яулаган укучыларыбызны котлыйбыз!!! Физик тәрбия укытучылары: Абдрахманов И.Х., Ильясов З.А., Алеев Л.Р.
















