Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а |
Телефон: | +7(843)-663-22-36 |
E-Mail: | ds2.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №2" |
Руководитель: | Шакирова Фания Вагизовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 145 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 17 педагогов |
новости
Габдулла Тукайның туган көне
Опубликовано: 26.04.2023Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 137 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды. Безнең балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Яраткан әкиятләребез " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең "Кәҗә белән сарык" әкиятен өйрәнеп, сәхнәләштерделәр. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә", "Сабыйга" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
Источник: Администрация детского сада
К списку новостей