• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №2» Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а
Телефон: +7(843)-663-22-36
E-Mail: ds2.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №2"
Руководитель: Шакирова Фания Вагизовна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 149 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 17 педагогов

новости

“Кышлаучы кошларыбызга ярдәм итик”

Опубликовано: 02.03.2023

19  февраль  Россиядә орнитологлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең балалар бакчасының  уртанчылар төркеме балалары белән “Кышлаучы кошларыбызга ярдәм итик” дигән темага квест уен  үткәрелде. Уен  барышында балалар паркка сәяхәткә бардылар. Аларны  паркта  орнитолог каршы алды.  Ул балаларга орнитолог  һөнәре, аларның  нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. “Кошларны  өйрәнәбез без : кошлар кайда яши, нәрсә ашыйлар, кайда оя ясыйлар,  җылы якларга кайчан очып китәләр, кайчан туган якларына  очып кайталар?  Кошларны саклыйбыз һәм  аларны Айболит кебек дәвалыйбыз,”диде ул. Аннан ул кошлар өчен җимнәр әзерләве, ләкин аларны  3 сандыкка салып яшереп куюы турында әйтте.    Ә ул сандыкларны   табу өчен кызыклы биремнәргә дөрес итеп җавап бирергә кирәклеген искәртте. Балалар “Рәсемне җый”, “Кошны тавышыннан таны”, “Кайсы кош нинди азык ярата?” уеннарын бик теләп уйнап,  сандыклардагы  җимнәрне  таптылар. Соңыннан  кошлар өчен салкын түгел, ә ачлыкның куркыныч булуы турында нәтиҗә ясалды. Балалар орнитологка көз көне  уен   мәйданчыгында җимлекләр элеп куеп,  кышын көн саен канатлы нәни дусларыбызны  ашатып торулары,  аларны  күзәтүләре  турында   сөйләделәр. Квест уен ахырында  орнитолог  балаларны  әти- әниләре белән бергә,  яз көне күчмә кошларны каршы алу өчен, сыерчык оялары ясарга  чакырды.   Үткәрелгән чарада  “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова һәм   Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина  катнаштылар.   Алар балаларга кызыклы чара өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.

 

Гөлүсә Галиәхмәтова,

Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе


Источник: Администрация детского сада

К списку новостей