• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №2» Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а
Телефон: +7(843)-663-22-36
E-Mail: ds2.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №2"
Руководитель: Шакирова Фания Вагизовна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 149 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 17 педагогов

новости

Балалар белән аралашыгыз!

Опубликовано: 02.02.2023

  Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә.  Күпчелек баланың  теле озак һәм авыр ачыла. Моның сәбәбе- бала белән аралашу җитмәүдә.Хәзерге заманда  ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра, телевизор карый. Баланың тавыш-тыны чыкмый, ата-анага мәшәкате юк. Шул сәбәпле тел озак һәм авыр ачыла. Бала белән аралашу юк дәрәҗәсендә.Баланың теле  соң ачыла,сөйләме дә аңлаешсыз. Минемчә ,бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Хәзерге чорда компьютерның үтеп кергән, техниканың алга киткән вакытында туган тел, татар теле югала башлый. Сөйләмгә чит ил сүзләре үтеп керә, ә компьтер теле әдәби матурлыктан мәхрүм.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең төп бурычы — балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя-күрә белергә өйрәтү. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә баланың теле ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, анда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури. Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге, һәр баланың туган көннән туплап килгән хәзинәсе. Бакчада бала туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә.Кечкенәләр  алар алдый белмиләр, өйдә әкият укыйлармы сезгә дигән сорауга нәниләрнең күбесе ” юк “дип җавап бирде. Монда инде телебезнең бизәкләре булган –такмазалар, тизәйткечләр турында сүз дә юк. Ә бит балалар фольклорында тормыштагы һәр күренешкә карата нинди матур әйтемнәр, тизәйткечләр, такмаклар бар.Бишек җырлары, такмак-такмазалар, әйтемнәр, тизәйткечләр , кечкенә шигырьләр баланың сөйләменең никадәр дөрес һәм матур булуында бик зур роль уйный. Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның да  әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Сөйләмне үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен (диалогик, монологик) һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету бит инде ул. Бу әйткәнемчә, балалар белән бердәм эшчәнлектә төрле уеннар аша тормышка ашырыла. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә куллану бик отышлы. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…” , “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү дәресләрне җанландыра, дәресләргә кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә.

Әби-бабайларыбыз безгә күпме рухи мирас калдырган. Әнә шул мирасны югалтмыйча, алдагы буыннарга тапшыру — безнең бурыч. Ә халык авыз иҗаты әсәрләре — әнә шул максатларны тормышка ашырырга ярдәм итүче төп чараларыбыз. Кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Камалова Р. Н., Шавалиева Р. Т.

 


Источник: Администрация детского сада

К списку новостей