• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №2» Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а
Телефон: +7(843)-663-22-36
E-Mail: ds2.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №2"
Руководитель: Шакирова Фания Вагизовна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 149 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 17 педагогов

новости

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Опубликовано: 01.04.2022

1 нче апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар бакчасының кечкенәләр  төркеме балалары  белән   “Исәнмесез, кошкайлар!” дип исемләнгән  кичә үткәрелде.  (Тәрбиячеләр: Галиәхмәтова  Г.Ф., Хайруллина Г.Р.). Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре.Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары.Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары,  матур  җыр-моңнары белән алар безнең күңелебезгә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итеп табигатькә, кешеләргә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә безнең бурычыбыз-  кошларга ярдәм итү, аларны саклау.  Бәйрәм кичәсе  эчтәлекле шигырьләр, җырлар, шаян биюләр, күңелле уеннар  белән үрелеп барды.  Үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  төньяк территориаль идарәсе  белгече  Шәймуллина Алия Ринат кызы һәм «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы  белгече Абдрахманова  Гөлнара Ильяс кызы катнашты.  Кичә  ахырында  алар балаларга  кызыклы  чара   өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.

Кошлар- безнең дусларыбыз! Аларны рәнҗетмик, ояларын туздырмыйк. Кошлар өчен кышын  җимлекләр, язын оялар ясап  элик! Алар  үзләренең сайраулары аша безгә  рәхмәтләрен җиткерерләр.


Источник: Администрация детского сада

К списку новостей