Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а |
Телефон: | +7(843)-663-22-36 |
E-Mail: | ds2.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №2" |
Руководитель: | Шакирова Фания Вагизовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 145 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 17 педагогов |
новости
"Нәүрүз бәйрәме - яз бәйрәме!"
Опубликовано: 21.03.2022Бүген, 21 март көнне безнең балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды.Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан башланды.Татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Зилә Айратовна белән Нәүрүзгә теләкләр,шигырьләр өйрәнсәләр,музыка җитәкчесе Йолдыз Илдусовна белән җырлар, биюләр өйрәнделәр.Төркем тәрбиячеләре белән балалар яз турында мәкальләр өйрәнделәр, Халык уеннары уйнадылар,язгы йолаларны барладылар.19 март көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төркемнәргә йөреп ярма җыйдылар,Нәүрүзгә теләкләрен җиткерделәр, Халык уеннары уйнадылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Ни өчен чәперчек килмичә боз китми?" дигән легенда белән таныштылар.Чәперчек - трясогузка дигән кош һәм легенда буенча шушы кош бозга кунып койрыгы белән бозга сукса елгаларда боз кузгала икән.Балалар өчен бу кош турында мәгълүмәт яңалык булды.
Нәүрүз бәйрәме бакча каршындагы мәйданчыкта уздырылды, балалар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, халык уеннары уйнадылар.Бәйрәм ахырында балалар, гадәттәгечә ,карга боткасы белән сыйландылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
К списку новостей