Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 176 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
Сәхнәдә–мәгариф учреждениеләре коллективлары
Опубликовано: 21.01.2014
«Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың җыры!” дигән исем белән узган шимбәдә Арча мәдәният йорты сәхнәсендә мәгариф учреждениеләре чыгыш ясады. Балалар бакчалары иҗат концертын “Кышкы әкият” темасына тезмә белән оркестр ачты. Аннан, бер “кызып” киткәч, коллектив сәхнәне генә түгел, тамашачы күңелен дә тәмам яулап алды. Алсу Фәйзрахманова, Лилия Кәримова яраткан җырларын бүләк итте. “Яшьлек” вокаль ансамбле чыгышы, чыннан да, күңелләрдә яшьлек дәрте уятты. “Хыял” бию төркеме татар халкының лирик биюен башкарды. Хезмәт ветераны, барлык буш вакытын җырга багышлаучы Әнисә Хәйруллинаның чыгышы алкышларгы күмелде. Апаларына ярдәмгә балалар да килгән иде. Малайлар триосы җырлавы елмаерга, балачак хәтирәләрен искә төшерергә ярдәм итте.
“Балалар бакчасында Ералаш” дип исемләнгән скетч бер яктан көн кадагына сукса, икенче яктан рәхәтләнеп көлдерде. Армиягә барырга җыенган егеткә балалар бакчасына чираты җитүе турында хәбәр килүдән башланып китә ул. Бала тәрбияләүне тулысынча хатыны өстенә аударып, үзе баласының күптән бакчадан мәктәпкә күчүен дә белмәгән әтиләр дә искә алына. Кыскасы, скетч үзәгендә—балалар бакчасында очраган көләрлек тә, еларлык та кәмит күренешләр.
"Бишек туе” фольклор күренеше дә яңалыгы, үзенчәлеге белән игьтибарны җәлеп итте. Кунаклар каршы алу, өстәл әзерләү, бишек бирнәләре, җырлы–биюле уеннар—бар да күңелгә хуш килде.
Гөлсинә Зәкиева
Источник: http://arskmedia.com/tat
К списку новостей






