• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Арский детский сад №10" Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 10 нчы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29
Телефон: +7(843)-663-20-12
E-Mail: ds10.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Гиззатуллина Фания Даниловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 176 детей
У нас учат: 18 педагогов

МБДОУ «Арский детский сад №10"

Опубликовано: 20.08.2013

Җылы сүз күңелләрне эретә...

Бу дөньяда һәркемнең язмышы төрлечә. Кемнәрдер картлык көннәрен балалары белән бергә оныкларын сөеп – яратып, кадер – хәрмәттә яшәсә, кемнәргәдер, киресенчә, картаймыш көннәрендә тормышның ачысын татып яшәргә туры килә. Алар картлар йортында гомерләренең соңгы көненә кадәр үзләренең газиз балаларын көтеп яшиләр.
Хәзерге заман балаларына әти - әнигә карата миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре җитеп бетми. Миңа калса, бу төшенчәләрне бала бишектә вакытта үк тәрбияли башларга кирәк, юкса соңаруыбыз бар. Без Арча шәһәренең 10 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга олыларны, әти - әнине, якыннарны хөрмәтләү, аларга карата миһербанлы, тәүфыйклы булу сыйфатларын һәр шөгыльдә, ачык чараларда тәрбияләргә тырышабыз.
2013нче елның август аенда үткәрелүче ,,Бул шәфкатьле” проекты кысаларында безнең 10нчы номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары һәм тәрбиячеләре Гөлфинур Зайнакова, Ирина Газизова искиткеч концерт программасы әзерләп Арча шәһәрендә урнашкан “Картлар һәм инвалидлар йорты”нда кунакта булып, өлкәннәребезне ял иттереп кайттылар. Безне ачык йөз, көр күңел белән директор Гилязиев Мулланур Габделнур улы каршы алды. Чәчләренә чал кергән әби – бабаларыбыз безне күрүгә бик шат һәм һәрберсенең йәзендә елмаю балкый иде. Бәйрәм бик күркәм залда барды. Өлкәннәребез балалар тарафыннан әзерләнгән чыгышны бер сулыш белән тыңладылар. Кызлар һәм малайлар матур итеп татар халык биюен дә биеп күрсәттеләр. Бәйрәмне парлы татар халык биюе белән башлап җибәрдек. Кызлар тарафыннан башкарган җырлары, малайларның сыздырып гармунда уйнаулары, әбиләргә багышланган матур шигырьләре, татар халык уеннары һәр өлкәннең күңеленә хуш килде һәм һәрбер баланы көчле алкышларга күмделәр. Аеруча Газимов Исмагыйлнең яттан ,,Шүрәле”әкиятен сөйләве һәркемне таң калдырды.
Шулай ук Универсиада темасы да читтә калмады – балалар лента, туп, обручлар белән ритмик бию күрсәттеләр. Булачак спортсменнарны балалар бакчасыннан ук әзерлибез бит!
Ахырдан балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләрне өлкәннәребезнең муеннарыннан кочып, битләреннән үбеп тапшырдылар, әбекәй һәм бабакайларыбызның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Олы кешегә күп кирәкми - җылы сүз, назлы караш... Бүгенге бәйрәмдә безнең газизләребез назны балаларның җылы сүзләрендә, ягымлы елмаюларында тойдылар һәм аларның йөзләрендә шатлык чаткысы балкыды.
Әби-бабаларыбыз да балаларны игътибарсыз калдырмады: үз куллары белән эшләнгән блокнот, сувенир – сандыкчыклар бүләк иттеләр. Балалар да бүләккә бик сөенделәр!
Хөрмәтле өлкәннәребез Сез безгә бик кирәк! Сезнең киңәшләрегез, үгет – нәсыйхәтләребез безгә, үсеп килүче буынга бик кирәк! Балалар өлкәннәрне сөендерә, шатландыра алуларына бик шат иде һәм киләчәктә дә без бу йортка һәрдаим барып әби – бабаларыбызның хәлләрен белеп торырбыз дип ышандырып калабыз.
Гөлфинур Зайнакова,
Арча шәһәренең 10 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе



К списку новостей