• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Арский детский сад №10" Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 10 нчы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29
Телефон: +7(843)-663-20-12
E-Mail: ds10.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Гиззатуллина Фания Даниловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 178 детей
У нас учат: 18 педагогов

МБДОУ «Арский детский сад №10"

“Бишек җыры” бәйгесенә йомгак ясалды.

Опубликовано: 18.03.2022

Ана назы - җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Әлли — бәлли итәр бу,

Йокларга китәр бу,

Бәү — бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә зур кызыксыну уянды. Рухи мәдәниятебезнең нигезе булган туган телне саклау, гореф – гадәтләребезне җыю һәм теркәү, халык йолалары, бәйрәмнәре, аларның матурларын, рухыбызга хуш килгәннәрен сайлап алып, халыкка кире кайтарып бирү бик кирәк эш.

Татар халкы һәм аның теле, йолалары һәм гореф – гадәтләренең төп сакчысы – авыл халкы. Авыл – шәһәрнең анасы, диләр. Авылларда сакланып калган җирле сөйләмнәр безгә халкыбызның үзенә генә хас булган кабатланмас тормыш чынбарлыгын, гасырлар тирәнлегеннән килгән борынгы атамалар, сөйләм үрнәкләрен китереп җиткергәннәр. Борынгыдан бүгенге көнгә килеп җиткән йолалар икегә бүленә: гаилә – көнкүреш һәм календарь йолалары. Гаилә йолалары исә туй, бала туу һәм кеше күмү, искә алу йолаларына бүленә. Татар халкында бала туу белән бәйле булган йолалар күп сакланмаган булса да, кайбер өлкән кешеләр баланы һәм бала тудырган хатынны “явыз рухлардан” саклау, төрле ышанулар, ырымнар белән үрелеп барган, буыннан – буынга күчеп тапшырылып килгән борынгы йолаларны әле дә хәтерлиләр. Шушы йолаларның берсе –“Бишек” җыры.

Безнең балалар бакчасында “Бишек җыры” бәйгесе булып узды.Бәйгедә төрле номинациядә катнашып, балалар, әниләр һәм әбиләр көч сынашты.

Балалар арасында уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Вәлиев Мурат җиңүче булды!Афәрин!

“Әбиемнең бишек җыры” номинациясендә Закирова Наилә Дәүли кызы җиңүче дип табылды. Икенче номерлы кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Закирова Азалиянең әбисен котлыйбыз!

“Иң яхшы бишек җырын башкаручы гаилә” номинациясендә зурлар төркемендә тәрбияләнүче Шакирова Зиләнең гаиләсен кайнар котлыйбыз.Ул әнисе Шакирова Рәдифә Солтан кызы белән бергә матур итеп бишек җырын башкардылар.

Бишек җырлары белән безнең киләчәгебез ямьләнә, матурлана. Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде.



К списку новостей