Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 176 детей |
У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
Тәҗрибә уртаклашабыз
Опубликовано: 18.09.2019Мәктәпкәчә яшьтәге чор баланың көчле физик һәм акыл үсеше вакытына туры килә. Замана балалары хәзер медиа дөнья белән бик иртә таныша. Шуңа да балалар бакчасында ук заманча белем һәм тәрбия бирүдә яңа укыту алымы буларак цифрлы технологияләрне куллану уңай нәтиҗәгә китерә. Районыбыз балалар бакчалары әнә шул юнәлештә дә эш алып баралар. 18 сентябрь көнне Арчаның 10 нчы балалар бакчасында “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рус теле сөйләмен һәм социомәдәни компетенцияләрен үстерүдә цифрлы укыту объектлары” темасына семинар-тренинг булып узды. Тәҗрибә уртаклашырга дип Казан Федераль университетының филология фәннәре кандидатлары, тел һәм әдәбият кафедралары доцентлары Гөлнара Садыйкова, Алсу Вафина, Лилия Халитова һәм Арча районы тәрбиячеләре килделәр. Кунаклар иң беренче “Уйный-уйный” өйрәнәбез исеме астындагы күргәзмә һәм бакча белән таныштылар. Бәйрәм халыклар дуслыгын чагылдырган чара белән башланып китте. 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Эльмира Фатыйхова, Ләйсән Шәмсетдинова “ Төсләрнең тылсымлы дөньясы”, Рамия Нәбиева, Гүзәл Минимуллина “ Матур сөйләм иленә сәяхәт” . Гөлнара Борханова “ Театр дөньясында” темаларына балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Очрашу түгәрәк өстәл артында фикерләшү белән төгәлләнде. Тәҗрибә уртаклашу шуны раслады: заманча технологияләр балаларның кызыксынуын, танып- белү сәләтләрен үстерә, алган хис-кичерешләр сабыйлар күңелендә озак вакытка саклана. Кунаклар бакча эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
К списку новостей