• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Арский детский сад №10" Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 10 нчы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29
Телефон: +7(843)-663-20-12
E-Mail: ds10.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Гиззатуллина Фания Даниловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 176 детей
У нас учат: 18 педагогов

МБДОУ «Арский детский сад №10"

Бездә " Сандугачтай моңлы Тукай теле" бәйгесе гөрләде.

Опубликовано: 25.04.2019

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Туган тел- Тукай теле. Апрель - Тукай ае. Апрель- шигърият ае.  Районыбызда  бу айда ел саен  бөек шагыйрьне искә алу чаралары уза. Ә балалар бакчалары арасында " Сандугачтай моңлы Тукай теле" бәйгесен уздыру матур гадәткә әйләнде. Быел Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган әлеге конкурс безнең бакчабызда узды. Балалар бу көнне Тукайның серле китабын карадылар. Аның аша шагыйрьнең шигырьләре, җырлары, әкият геройлары белән таныштылар. Бергәләшеп " Туган тел" җырын башкардылар.   Бәйгедә районыбызның 26 балалар бакчаларыннан килгән нәниләр катнашты. Һәр коллектив зур тырышлык белән әзерләнгән. Костюмнар да күз явын алырлык.  Балалар туган телләрендә Тукай шигырьләрен укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. 
" Шүрәле", " Су анасы", " Кәҗә белән Сарык" әкиятләре, " Бала белән Күбәләк", " Кызыклы шәкерт" шигырьләре балаларның иң яраткан шигъри әсәрләре булып кала бирә. Нәниләрнең туган телләрендә сөйләшә белүләре кунакларны шатландырды. Жюрига да җиңүчеләрне билгеләү авыр булды. Җиңүчеләргә 1,2,3 урыннар бирелде, иң уңышлы образлар билгеләнде.
Тукай- безнең маягыбыз.
Тукай- безнең юл башы.
Горур тотамын башымны
Мин бит - Тукай якташы. 
Балаларыбыз  киләчәктә дә бүгенгедәй Тукай якташлары булулары белән горурланып яшәсеннәр, туган телебезне сакласыннар иде. Татар яшәсә, Тукай яшәр.


К списку новостей