Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 176 детей |
У нас учат: | 18 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад №10"
" Мин-нәни конферансье" бәйгесе
Опубликовано: 29.11.2018Туган телебез- татар телендә матур, дөрес итеп аралашырга теләүче һәр кеше шигырьләр өйрәнергә, әкиятләр укырга тиеш. Хәзерге заманда татар балалар китапларын һәм шигырьләрен табу зур кыенлык тудырмый. Балаларны, әти-әниләрне балалар шигърияте белән таныштыру, нәниләрдә сәнгатьле сөйләм күнекмәсен үстерү максаты белән бакчабызда " Мин-нәни конферансье" бәйгесе уздырылды. Туган тел тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина тарафыннан оештырылган бу конкурска һәр тәрбияче, әти-әниләр, балалар җитди әзерләнделәр. Һәрберсе татар шагыйрьләренең шигырьләрен өйрәнделәр.Өйрәнү генә бернәрсә, ә шигырьне сәхнәдә сәнгатьле итеп сөйләү әле кыюлык, артистлык сәләтен дә таләп итә. Балалар завод директоры, татар кызы, шофер, гармунчы, бәбкә саклаучы малай рольләрен бик уңышлы башкардылар. Кемдер дәү әнидә кунакта ничек ял итүен тасвирлап күрсәтте. Нәниләр,нигездә,Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан шигырьләрен яратып өйрәнәләр икән, бу бәйге шуны да раслады. Конкурс бик кызыклы үтте, балалар татар халык уеннарында катнашып ял иттеләр, үз сәләтләрен сынадылар.Шулай ук татар китаплары күргәзмәсе белән таныша алдылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чара алар күңелендә әле озак сакланыр һәм яңа шигырьләр өйрәнүгә этәргеч бирер дип өметләнәбез.
К списку новостей