Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 349 ( 350 ) >>
-
Котлау 22.02.2013

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә, укуыгызда зурдан-зур уңышлар телибез.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2013

Өлкән сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр конкурсы үткәрелде.
-
Участок инспекторы ,белән очрашу 18.02.2013

Яшүсмерләрнең тәртибе турында сөйләшү, күңелсезлекләрне булдырмый калу, кылган эшеңә җавап бирә белү һәм башка шундый мөһим проблеманы уртага салып сөйләшү максатыннан мәктәптә участок инспекторы Р.Г.Рахматуллин белән очрашу үткәрелде.
Район , республика буенча статистика мәгълүматлары, яшүсмерләр тарафыннан кылынган күңелсезлек фактлары әйтеп үтелде. Кич чыгучыларның төрле тәртипсезлек кылу юлына басулары, эчкән яшүсмерләрнең теләсә нинди җинаять юлына басу мөмкинлеген аңлатып, кисәтелде. Нинди тәртипсезлекләре өчен яшүсмер учётка басарга мөмкинлеге дә кабат искәртелде.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бу очрашу эшлекле атмосферада, нәтиҗәле узды.
-
Мәңге төзәлмәс яра 15.02.2013

2013 нче елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 24 ел тулды. Шул уңайдан мәктәптә кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр белән очрашу уздырылды.Алар : Кавиев Фердинанд, Сираҗиев Нәкыйп, Сафин Газинур, Хөснетдинов Әмир,Гыйззатуллин Рөстәм. Очрашу бик файдалы,тәрбияви яктан әһәмиятле булды.
-
Студентлар белән очрашу 09.02.2013

«Сагынып кайттык тагын без менә» Студентлар белән очрашу кичәсе.
Ел саен февраль аенда Ашытбаш урта мәктәбен тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы элекке укучыларыбыз белән очрашу кичәсе уздырыла. Быел да бу матур традиция дәвам итте.Очрашуның төп максаты: студентларга дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудыру гына түгел, ә югары класста укучы балаларга азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга ярдәм итү, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр алу, теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында мәгълүмат ишетү.
Очрашу эчкерсез, дустанә мөнәсәбәттә узды. Студентлар уку йортлары турында эчтәлекле чыгыш ясадылар. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан дискотекада күңел ачтылар. Очрашу кичәсеннән килгән кунаклар да, үзебез дә бик канәгать калдык.
-
Әтиләр сүзе - акылның үзе 08.02.2013

8 – февральдә 5-7 класс укучыларының әтиләре һәм малайлар катнашында “Әтиләр сүзе - акылның үзе” дип исемләнгән кичә уздырылды . Җыр - биюләр , кызыклы ситуацияләр , мавыктыргыч ярышлар белән үрелеп барган бәйгедә “ Иң зирәк ” , “Иң җитез” , “Иң шаян” әтиләр билгеләнде.
-
Мониторинговое исследование
07.02.2013
Сегодня учащиеся 4-х классов участвуют в мониторинговом исследовании по русскому языку и окружающему миру
-
Мониторинговое исследование
06.02.2013
Сегодня учащиеся 4-х классов участвуют в мониторинговом исследовании по математике и татарскому языку.
-
Физика атналыгы
05.02.2013
Мәктәптә физика атналыгы узды. Атналык кысаларында ачык дәресләр, "Своя игра" уены, "Кем физик буласы килә", "Иң тапкыр" дип исемләнгән чаралар үткәрелде
-
Батырлык дәресе 02.02.2013

2 нче февраль көнне “Сталинград сугышы җиңүенә 70 ел тулу” уңаеннан дәрес алды әңгәмәләре, батырлык дәресләре үткәрелде













