Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 ( 346 ) 347 348 349 350 >>
-
Исәнме, Универсиада! 06.07.2013

Бәйрәмнән алган тәэсирләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел иде,бу көн безнең күңелләрдә гомер буе сакланыр әле.
-
Чыгарылыш -2013 24.06.2013

Тезелешеп киткән кыр казлары кебек
Илтер икән сезне кайларга
Әти-әни фатихасы белән
Бәхетегез сезнең ташып торсын
Ак юллар сезгә!
-
Лагерь 21.06.2013

Безнең мәктәп каршында “Салават күпере” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оештырылды. Лагерьда мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар оештырылды. “Казан арты”, Тукай-Кырлай музей-комплексларына, табигатькә экскурсияләр балаларның күңелендә озак сакланыр.
-
Результаты ЕГЭ
12.06.2013
В связи с многочисленными вопросами, поступающими от выпускников и родителей, сообщаем, что результаты ЕГЭ по математике будут известны не ранее 15 июня.
Согласно письму ФГБУ «Федеральный центр тестирования» от 23.04.2013 № 1014/02 дата выдачи результатов экзаменов в субъекты РФ организована в следующие сроки:
- иностранные языки, физика – 16 июня;
- обществознание, химия – 20 июня;
-география, литература -23 июня.
Результаты резервных дней 18 и 19 июня придут в Татарстан 27 и 28 июня.
Просим учесть, что результаты ЕГЭ после получения региональным центром обработки информации в течение следующего рабочего дня утверждаются решением Государственной экзаменационной комиссии Республики Татарстан и направляются в муниципальные органы управления образованием.
Результаты экзаменов можно узнать на сайте ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования» в разделе«Участник ЕГЭ» (www.rcmko.org). Доступ к результатам открытый и бесплатный. Кроме этого, результаты можно узнать в школах и муниципальных органах управления образованием.
При возникновении проблем с получением результатов Единого госэкзамена следует позвонить по телефону горячей линии: (843) 292 24 32. -
Соңгы кыңгырау 24.05.2013

Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч та, шул ук вакытта мөстәкыйльлек тә кирәк булачагын искәртеп тора. Бу чың аларның укытучылары , туган мәктәбе белән хушлашу авазы да.
Сау булыгыз, мәктәп елларыбыз,
Таралабыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирәбез
Гел биеккә, үргә атларга.
Зур юлларга озатып кала
Мәктәп кыңгыраулары.
Еллар аша озатып барыр
Соңгы яңгыраулары.
Алда юллар, алда еллар,
Зур сынаулар көтәләр.
Кыңгырау хыялларың
Киләчәккә илтәләр.
Кешеләргә мәхәббәтне
Тәрбияләдең бездә.
Синнән минем аерыласым,
Китәсем килми бердә!
-
Челтерәгез,чишмәләр! 20.05.2013

Мәктәбебездә “Чишмәкәй” акциясе ел да уздырыла.Чишмәләрне чистарту,саклап тоту-безнең изге бурычыбыз.
Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
Безнең чишмә борыла-борыла,
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.
Тау астында чишмшбез,-
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
-
Агач утырту- изге эш 18.05.2013

Агач – табигатьнең бик матур һәм файдалы хәзинәсе. Кеше ел саен бер генә агач утыртса да, күпме файда китерүен аңлый микән? Юкка гына халык: «Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән»,- димәгән бит.
Безнең мәктәптә дә агач утыртуга зур игътибар бирелә. Һәрбер класс бу эшкә бик теләп катнашты. Туган авылыбызны яшелләндерүгә, матурлауга зур өлеш керттек.
-
"Ышаныч" телефоны 17.05.2013

2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшләп килә. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга була. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).
Арча муниципаль районы буенча ышаныч телефоны: 3-02-05;
Район "Мәгариф идарәсе" ышаныч телефоны: 3-24-98.
-
Универсиада көне 15.05.2013

Бүген мәктәбебездә Бердәм Универсиада көне үтте.
Универсиада көне тантаналы төстә ачылды .Мөхтәрәм кунакларыбыз ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Матвеева Светлана Ефимовна, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Бәдриева Рина Ринад кызы бәйрәм белән котладылар. Универсиада көне кысаларында һәр сыйныфта, әти- әниләр катнашында , Универсиада дәресләре, класс сәгатьләре, спорт ярышлары аерым план нигезендә үткәрелде. Мәктәбебезнең волонтерлары чыгышы көчле алкышларга күмелде.Күңелле стартлар,кече Сабантуй һәркем күңеленә хуш килде,берәү дә читтә калмады, ахырдан җиңүчеләр бүләкләнде. Универсиада көне чын бәйрәмгә әйләнде, көн дә искиткеч матур , кояшлы булды.Хәзер инде зарыгып башкалабызда узачак Универсиаданы көтәбез.
-
Мәктәпкә кабул итү
14.05.2013
Ашытбаш урта, Кысна ,Наратлык, Акчишмә башлангыч мәктәпләрендә 1 нче класс укучыларының гаризаларын кабул итү чоры дәвам итә. Мәктәпләр 25 укучыны кабул итәргә әзер. Гаризаларны язу өчен "Подача заявления на прием" бүлегенә керегез.













