Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 ( 348 ) 349 350 >>
-
Язгы өмәләр башланды
20.04.2013
20 апрель көнне район күләмендә язгы өмәләр оештырылды. Һәркем тирә-якны чистартып, тәртипкә китерү өстендә эшләде бу көнне.
Безнең җирлек тә шау-гөр килеп торды , һәркайда эш кайнады. Авылыбызны,тирә-як территорияләрне күләмле чистарту, тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Кардан арчылып бетмәгән урыннарда кар тараттык, кипкән җирләрне тырмалам, себереп чүпләрдән арындырдык. Чисталык,матурлык,тәртип һәркемгә дә кирәк.Эшләгән эшебезгә карап күңел сөенә.
-
100 ел Тукайсыз... 15.04.2013

15 апрельдә татар шагыйре Габдулла Тукай вафатына 100 ел тулды. Бу көнне 100 ел элек Казанда бөек шагыйрь белән ничек хушлашкан булсалар, бу юлы да халкыбыз шул юлны үтеп, Тукайны искә алды.
Әлеге вакыйга уңаеннан Казан каласында төрле чаралар көнозын барды.
Безнең мәктәптән дә делегация әлеге чараларда катнашты.
Клячкин хастаханәсе янында митинг, хастаханә диварындагы барельефка һәм Тукай вафат булган палатадагы истәлек тактасына, шагыйрьнең үз исемен йөрткән мәйдандагы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәлләргә чәчәк салу, Тукайның каберенә зиярәт кылу, Г.Тукай музеенда һәм Татарстан Язучылар берлегендә искә алу кичәләре күңелләрдә озак сакланыр.Г. Тукайның Әдәби музеенда “Төп нөсхә” көне булды. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрьне искә алу кичәсе үтте. Тукай клубындагы һәм Тукай музеендагы искә алу кичәләрендә безнең укучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Ата-аналар җыелышы
13.04.2013
Бүген 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш БДИ турында барды, әти-әниләргә күбрәк нәрсәләргә игътибар итәргә, балаларга имтиханга әзерлек чорында ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
-
Волейбол ярышы 13.04.2013

9-11 класс егетләре Кенәр зонасында үткәрелгән волейбол ярышында катнашып икенче урын яуладылар. Котлыйбыз аларны.
-
Спектакль 12.04.2013

Бүген Ашытбаш мәдәният йортында мәктәп укучылары тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльгә тыл ветераннарына да чакырулар җибәрелде.
-
Юный программист
11.04.2013
Аухадиева Айсинә районда уздырылган "Юный программист" конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Аның эше республика этабына узды.
-
Теле барның иле бар 08.04.2013

Районыбызда үткәрелгән Г.Тукай исемендәге “Теле барның иле бар” шигырь укучылар бәйгесендә җиңүчеләр:
· 8 нче сыйныф укучысы Рахматуллина Айгөл
· 10 нчы сыйныф укучысы Нуруллин Алмаз
Айгөл белән Алмазны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Очрашу 06.04.2013

6 нчы апрель көнне мәктәбебездә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы , Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Хамидуллина Камәрия Зиннур кызы белән очрашу булды.
Очрашу программасы түбәндәгеләрне үз эченә алды:
· Г.Тукай мирасын өйрәнүдә фәнни-гамәли эшчәнлек.
Камәрия Зиннуровна мәктәп коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
-
Шахмат ярышы
30.03.2013
Бүген Арчада республикакүләм IX Спартакиадага катнашу өчен шахмат буенча сайлап алу туры узды.Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Кавиева Нәркизә 1 нче урынны яулады.Мәктәп командасы 2 нче урынны алды.Чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Җиңел атлетика
30.03.2013
Район укучылары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булды. Мәктәбебез командасы 2 нче урынны яулады.
10 нчы сыйныф укучысы Яббаров Фирдус үз категориясендә 1 нче урынны , 8 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманова Гөлзилә 3 нче урынны алды.
Укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез!Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!













