Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 ( 347 ) 348 349 350 >>
-
Ярмарка 11.05.2013

Тапкырларны, моңлыларны
Ярминкәдә карагыз.
Җаның нәрсә теләсә дә
Бөтен барны сайлагыз.
Ярминкә, ярминкә
Ярминкә сезне көтә.
Ярминкәдә, ярминкәдә
Күңел ачылып китә.
Күпме халыкны җыйдык,
Мәктәпкә - ярминкәгә.
Уйнап, көлеп,җырлап, биеп,
Чын – чынлап ял итәргә.
Сатып түгел , буш бирәбез
Яхшы товар тиз үтә.
Җырлый тальян,сайрый тальян
Ярминкә дәвам итә.
11 май көнне елдагыча мәктәп ярминкәсе гөрләде.Бу инде авылдашларыбызның гына түгел,якын-тирә авылларның да көтеп ала торган матур бер бәйрәменә әйләнде.
-
Җиңүнең 68 еллыгына багышланган митинг 08.05.2013

Җиңү көне белән!
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Җиңү көне белән тәбрикли.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек теләп кала.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы авылыбызда зурлап билгеләп үтелде.Обелиск янында уздырылган митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган монтаж куйдылар. Сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар салынды.
Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.
Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.
Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.
Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле — аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне җирдә
Аяз булыр килер көнебез.
-
Конкурс 07.05.2013

7 нче май көнне район күләмендә татар теле укытучыларының иҗади бәйгесе үтте. Ашитбаш урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Аухадиева Миләүшә Рәшит кызы уңышлы чыгыш ясады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Илһам чишмәсе
06.05.2013
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы "Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгърифәт" газетасы, Казан шәһәренең Совет районы мәгариф бүлеге, 20 нче гимназия, Совет район укытучыларының "Илһам чишмәсе" әдәби-иҗат берләшмәсе оештырды. Җиңүчеләрнең иҗади эшләре “Илһам чишмәсе” исемле җыентыкка кертелде. Котлау тантанасы 6 май көнне Казанда уздырылды. Финалга чыккан укучылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнде. Безнең мәктәптән дә әлеге бәйгедә җиңүчеләр бар,менә алар:
-Абдуллина Алисә,11 нче сыйныф укучысы;
-Кавиева Нәркизә ,9 нчы сыйныф укучысы;
-Мөхәммәтдинова Чулпан,8 нче сыйныф укучысы
-
Бөек Тукай! 27.04.2013

26 нчы апрель-Габдулла Тукайның туган көне. Бөек шагыйребезнең туган көнен без зурлап искә алдык. Төрле чаралар, конкурслар, әдәби кичәләр белән кайнады мәктәп. Укучылар үзләре дә, Тукайга ияреп, каләм тибрәтеп карадылар,иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
Габдулла Тукай безгә бик зур, кыйммәтле мирас калдырган.Ә без шул хәзинәне сакларга,буыннан-буынга дәвам итәргә тиеш.
-
“Олиймпийский наш привет!” 26.04.2013

XI Республикакүләм “Олиймпийский наш привет!” конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Мәктәбебезнең “Сәламәтлек” театры коллективы быел да беренчелекне бирмәде.Районда 1 урынны алып,республикада да җиңүчеләр рәтенә керде.
Дүрт ел алдынгылыкны бирмәгән коллективка һәм аларның җитәкчеләренә (Ә.К.Әхмәтгалиева , Р.Р.Рахматуллина) киләчәктә дә зур уңышлар, нык сәламәтлек, позитив энергия телибез!
-
Тимурчылык отряды 25.04.2013

Мәктәбебездә патриотик тәрбиягә аеруча зур урын бирелә.Тимурчылык отряды һәм волонтерларыбыз даими сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык итәләр. Шулай ук һәйкәл-обелиск яны ,Җиңү аллеясе чистартыла,агачлар һәм чәчәкләр утыртыла. Быел да бу матур традиция дәвам итте
-
“Алтын каләм-2013” 25.04.2013

“Алтын каләм-2013” район этабында җиңүчеләребез:
1.Абдуллина Алисә
2.Нуруллин Алмаз
3.Кавиева Нәркизә
4.Фәхретдинова Илүзә
Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын!Иҗат чишмәгез саекмасын!
-
“Табигать балалары” 25.04.2013

Республикакүләм “Табигать балалары” конкурсында җиңүче укучыларыбыз:
1.Рахматуллина Айгөл
2.Абдуллина Алисә
Афәрин,кызлар!Зур уңышлар сезгә!
-
«Казан арты» тарих-этнография музеенда 24.04.2013

24 апрельдә «Казан арты» тарих-этнография музеенда район буенча “Моңлы сазым” әдәби-музыкаль кичәсе узды. Мәктәбебез укучылары да кичәдә актив катнаштылар.
1.Рахматуллина Айгөл.,8 нче сыйныф укучысы
2.Әүхадиева Айсинә,9 нчы сыйныф укучысы
3.Хәлимов Айнур,11 нче сыйныф укучысы
Укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз,киләчәктә дә зур уңышлар телибез!













