Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
9 нчы класс укучылары белән имтиханнарга әзерлек дәвам итә. Бүген алар математикадан консультациядә булдылар. Сынау имтиханында җибәрелгән хаталарны төзәттеләр, өстәмә эшләр алдылар. 31.10.2019

-
Укучыларыбыз көзге каникулны план нигезендә файдалы һәм күңелле итеп уздыралар. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. “Яшь талантлар” театр сөючеләр түгәрәге эшчәнлеге. 31.10.2019

-
31 нче октябрь көнне башлангыч класс укучыларының математикадан район олимпиадасы булды. Олимпиадада 2 нче класстан Ситдыйков Р. , 3 нче класстан Фәйзрахманов С. катнашты. Фәйзрахманов С.ны призер булуы белән котлыйбыз! 31.10.2019

-
Активистлар очрашуы 30.10.2019

30 октябрь көнне Арча Укучылар йортына районыбызның иң актив укучылары һәм лидерлары җыелды. Алар алда торган эшләрне планлаштырдылар, активистларның эмблемасын ясадылар һәм “РИСК” интеллектуаль уенын уйнадылар. Мәктәбебездән әлеге очрашуда 7 класс укучысы Бикулова И. катнашты.
-
30 нчы октябрь көнне башлангыч класс укучыларының рус теленнән район олимпиадасы булды. Олимпиадада 2 нче класстан Арасланова А. , 3 нче класстан Шакирова Р., 4 класстан Файзрахманова Н. катнашты. 30.10.2019

-
Международная просветительская акция «Географический диктант». 29.10.2019

Русское географическое общество по инициативе Президента Российской Федерации, Председателя Попечительского Совета Общества Владимира Путина с 2015 года проводит ежегодную международную просветительскую акцию «Географический диктант».
Географический диктант проводится с целью популяризации географических знаний и повышения интереса к изучению географии родной страны.
В 2019 году географический диктант проводился 27 октября в 12.00 часов.
Участниками диктанта в этом году стали и учащиеся 10 – 11 классов нашей школы.
-
Бүген мәктәптә 8-11 класс укучыларының Көзге баллары булып узды. Укучылар үзләренең җырга,биюгә осталыкларын күрсәттеләр, шаянлыкка-тапкырлыкка көч сынаштылар. Күңелле кичәдән берәү дә читтә калмады. Бәйрәм укучылар өчен оештырылган дискотека белән тәмамланды. 28.10.2019

-
Күп еллардан бирле балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Шәмсия Файзрахман кызына 50 яшь тулды. Мәктәп директоры Р.Р.Кавиева һәм профком оешмасы рәисе Г.В.Шәйхетдинова юбилярны котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар. 26.10.2019

-
Алтын көздә кунакта. 25.10.2019

25 нче октябрь көнне 5-7 нче класс укучылары “Алтын көздә кунакта” бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм уеннар, җырлар , биюләр белән үрелеп барды. Уеннарда көз турында сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәр ясадылар. Һәр класс әкиятләр сәхнәләштерде. Көз кызы алып килгән җимешләр белән сыйландылар.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 24.10.2019

Бүген башлангыч класс укучыларының "Сөмбелә" бәйрәме булды. Укучылар "Балан" һәм "Миләш" командаларына бүленеп "Тамчы шоу" уенында катнаштылар. Уен җыр-бию белән аралашып барды, Сөмбелә биремнәрен үтәделәр. Кичә күңелле узды, балаларга ошады.













