Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Тиздән җиһанга 2020 ел аяк басачак. 23.12.2019

Тиздән җиһанга 2020 ел аяк басачак. Яңа ел иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәбебездә декабрь ае тулысы белән бәйрәм рухына күмелә. Кар сыннары ясала, класслар бизәлә, кулдан төрле эшләнмәләр эшләнә, Яңа елга карата котлау газеталары чыгарыла. Вакытлары тыгыз булуга карамастан, 11 нче класс укучылары да барысына да өлгерә. Бүген алар тарафыннан котлау газетасы чыгарылды.
-
Мәктәптэ Яна елга әзерлек эшләре дәвам итә. Укучылар һәм укытучылар катнашында матур кар сыннары ясалды. Алар мәктәбебезгэ тагын да бәйрәм рухы өстәп тора. 21.12.2019

-
Сегодня у нас зональный этап Республиканского турнира по русским шашкам. 19.12.2019

-
Бүген 9 нчы класс укучылары өчен математикадан сынау имтиханы үткәрелде. 18.12.2019

-
“Тавыш. Балалар”проекты 18.12.2019

Мәктәбебез укучысы Гарифуллина Чулпан “Арча сандугачы” район татар халык һәм этник җырлар бәйгесендә катнашып лауреат исеменә лаек булды. Чулпанны чын күңелебездән уңышы белән котлыйбыз!
-
Казанда узган "Мандарин" бөтенроссия конкурсында татар халык биюен башкарып Абдуллаҗанова 2нче дәрәжә лауреат булды. Афәрин! 17.12.2019

-
Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Шуңа күрә мәктәбебез укучылары бу көннәрдә, укудан тыш, күңелле мәшәкатьләр белән кайный. Һәр класс тырышып сыйныф бүлмәләрен бизи, яңа ел кичәсенә әзерләнә. 13.12.2019

-
Без тарихта эзлебез. 12.12.2019

12 декабрь көнне башлангыч класс укучылары белән “Авылым тарихы” дигән темага класс сәгате үтте. Класс җитәкчесе Хабибуллина Р.Р. укучыларны авыл тарихы, авылның күренекле кешеләре белән таныштырды. Музей почмагындагы тарихи экспонатлар турында сөйләде.
-
«Сети и облачные технологии» 10.12.2019

Сегодня в нашей школе прошли «Урок цифры» по теме «Сети и облачные технологии». На уроке школьники узнали, что такое сеть, что входит в понятие облачные технологии и как они работают, что было до появления Интернета, как он развивался, в чём состоит магия облаков и как надёжно хранить собранные данные. Также познакомились с профессиями людей, которые работают с этими технологиями. В онлайн-тренажёре школьники потренировались в прокладке сетей и диагностике серверов при помощи программируемого робота.
-
9 декабрь – Ватан Геройлары көне 09.12.2019

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат рәсем конкурсы уздырды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашты. Җиңүчеләр арасында 3 класс укучысы Ибатов И да бар иде. Арчаның сәнгать мәктәбендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бу – балалар күңеленә истәлекле көннәрнең берсе булып кереп калучы вакыйга булды. Чөнки Ватан Геройлары көне һәм Россия Конституциясе көне уңаеннан бу тантанага Россия Герое, Чечен сугышындагы батырлыгы өчен орденнарга һәм Герой исеменә лаек булган Дмитрий Анатольевич Сафин Арчага очрашуга махсус кайткан иде.













