Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Кышкы бизәкләр” 14.01.2020

Мәктәбебез территорияне кар сыннары белән бизәүдә район буенча 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Кар сыннары кышкы бизәк булып, тирә-якка ямь биреп торды. Бу эштә катнашкан һәркемгә без рәхмәтле!
-
4 класс укучылары белән математикадан өстәмә шөгыльләндек. Логик фикерләүгә карата мәсьәләләр чиштек. Анлатмалар чишкәндә гамәл тәртибен искә төшердек. Укучыларда туган сорауларга бергәләп җаваплар таптык. 13.01.2020

-
Республика олимпиадасына әзерлек дәвам итә. Дәресләрдән соң укучылар өстәмә шөгыльләнәләр. 11.01.2020

-
По всем предметам систематически ведется дополнительная работа по подготовке к ВПР. Сегодня учащиеся 5 класса работали над заданиями ВПР по русскому языку. 10.01.2020

-
Чыгарылыш класс укучылары белән каникул көннәрендә имтиханнарга даими әзерлек эшләре алып барыла. Бүген 9 нчы класс укучылары өчен географиядән консультация үткәрелде. 08.01.2020

-
Сегодня в школе прошла консультация по подготовке девятиклассников к итоговому собеседованию. Ребята составляли тексты- монологи, диалоги по предложенным темам. 07.01.2020

-
Шашка-шахмат уеннары 06.01.2020

Бүген мәктәбебездә мәгариф учреждениесының профсоюз оешмалары әгъзалары арасында шашка-шахмат буенча финал ярышлары булып узды. Барлыгы 22 башлангыч профсоюз оешмасыннан 24 уенчы катнашты. Уен бик киеренке барды, һәр катнашучы үзенең оста уенчы икәнен күрсәтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
Шашка уеннары (хатын-кызлар):
- Хисамиева Алсу (Арчаның 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе)
- Ахмадиева Равилә (Арчаның 7 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе)
- Ибраһимова Рәмзия (Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе)
Шахмат уеннары (хатын-кызлар):
- Хафизова Илхамия (Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе)
- Хәбриева Зөһрә (Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе)
- Сабирова Айгөл (Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе )
Шашка уеннары (ир-атлар):
- Сабиров Илнар (Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе)
- Абдуллин Раушан (Носы төп гомуми белем мәктәбе)
- Хайруллин Зөлфәт (Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе )
Шахмат уеннары (ир-атлар):
- Сәмигуллин Таһир (Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе )
- Галиуллин Сөләйман (Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе)
- Лотфуллин Мөдәрис (Арча Укучылар сарае)
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Шашка уеннары:
- Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе
- Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе
- Кәче төп гомуми белем мәктәбе
Шахмат уеннары:
- Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе
- Кәче төп гомуми белем мәктәбе
- Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе
Мәгариф учреждениесының профсоюз оешмалары җитәкчесе Харисов В.В. җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Балтач районы беренчелегенә узган чаңгы ярышында 04.01.2020

3 гыйнварда Балтач районында чаңгы ярышы (“Спринт” дисциплинасы”) буенча Балтач районы беренчелеге узды. Анда безнең мәктәптән ике укучы катншаты.
Ярышларда 2004–2005 елгылар арасында Әүхәдиев Р – 2 нче, 2002–2003 елгы катнашучылар арасында Шәйхетдинов Б – 3 нче урыннарны алды. Котлыйбыз.
-
Имтиханнарга әзерлек дәвам итэ. Бүген 9 нчы класс укучылары математикадан консультациядә булдылар. 04.01.2020

-
Каникулның күңелле яллары файдалы эшләр белән үрелеп бара. Мәктәбебез укучылары даими рәвештә ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әби-бабаларыбызга ярдәм итеп торалар. 03.01.2020














