Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422343, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Давликеево, ул. Молодежная, д. 12 |
Телефон: | |
E-Mail: | gulgena.1978@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Давликеевский детский сад" |
Руководитель: | Шарафиева Гульгена Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 7 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Туган тел көне. 08.04.2016
Бүген без авыл китапханәсенә бардык.Китапханәче Шәйдуллина Валя апабыз оештырган "Туган тел " кичәсе булды. Кичәбезне туган тел җыры белән башлан җибәрдек.Соңыннан китапханәче апабыз туган телебез турында сөйләде, шигырьләр укыды.
-
Китап көне. 05.04.2016
Без балалар бакчасында бу атнада "Китап" темасын өйрәнәбез.Шул уңайдан без бүген мәктәп китапханәсендә булдык.Китапханәче Р.Шакирова "Китап көне" үткәрде.Безгә китап турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде.Китапларны сакларга кирәклеген аңлатты.Г.Тукай шигырьләрен дә укып күрсәтте.
-
Кар бабай ясадык. 26.03.2016
Тәгәрәтеп ак карны, Күзләре-кара күмер.
ясадык кар бабайны. Дидек: "Син урам себер!"
Куйдык кишердән борын, Зур себерке тоттырдык,
ясадык ике кулын. көлешеп карап тордык.
-
Нәүрүз бәйрәме. 22.03.2016
Бүген без балалар белән Нәүрүз бәйрәмендә булдык.Концерт карадык,биедек.Оештыручы апалар пешергән тәмле пылау ,коймак белән сыйландык.Балаларга бәйрәм ошады һәм күңелләре булды.
-
"Кышкы бизәкләр" конкурсы. 19.03.2016
Дәүләки балалар бакчасы коллективы тәрбиячебез Мөхәммәтгалиева А.Р.җитәкчелегендә "Кышкы бизәкләр" конкурсында бик актив катнашты.Бу конкурска балалар һәм ата-аналар күп төрле кул эшләре эшләп килгде.Кышкы дөньяны төрлечә чагылдырганнар алар.
-
Әкият дөньясында. 14.03.2016
Бүген без Апас үзәк китапханәсе оештырган дуслык турындагы әкиятләрне сәхнәләштерү конкурсында катнаштык.Районның төрле авылларыннан килгән 7 гаилә үз осталыкларын күрсәттеләр.Бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды бу кичә.
-
Иң кадерле кешем! 05.03.2016
Бүген бездә әниләр бәйрәме булды.Без әниләребезне котладык: җырлар җырладык,шигырь сөйләдек,ясаган открыткаларыбызны бүләк иттек.Соңыннан әниләребез үз көчләрен сынаштылар,ярыштылар,үз осталыкларын күрсәтелләр.
-
Чаңгы юлын ябу тантанасы. 04.03.2016
Безнең Дәүләки мәктәбендә бүген чаңгы юлын ябу тантанасы булды.Без дә бакчабыздагы балалар белән берлектә бу чараны карарга чыктык.Мәктәптә укучы апаларыбыз ,абыйларыбыз өчен җан атып тордык.Безгә бик ошады һәм күңелле булды.
-
Саф һавада урамда. 01.03.2016
Чыктык урамга саф һавага
Алдык көрәк уйнарга.
Уйнап калыйк карда
Җитәр инде яз да!
-
Котлы булсын,әтием, бәйрәмең! 22.02.2016
Бүген безнең балалар бакчасында "Котлы булсын,әтием,бәйрәмең ! дигән чара узды.Балалар әтиләрен,абыйларын җыр,шигырь,"Урман аланында" әсәрен сәхнәләштереп котладылар.Тәрбияче Алсу апалары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.Әтиләренә ,абыйларына үзләренең теләкләрен әйттеләр.