Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422343, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Давликеево, ул. Молодежная, д. 12 |
Телефон: | |
E-Mail: | gulgena.1978@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Давликеевский детский сад" |
Руководитель: | Шарафиева Гульгена Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 7 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
25.04.2017
Бүген без "Юлда йөрү кагыйдәләренә" багышланган кичәгә әзерләндек.Балалар "Имин йөрик юлларда!" , дип исемләнгән әкият-тамашага әзерләнәләр.
-
Турыдан-туры эшчәнлек.Туган телдә сөйләшәбез. 17.04.2017
Бу атна темасы- "Спорт,сәламәтлек". Балалар туган телдә сөйләшәбез шөгылендә "Спорт мәйданчыгында" темасына рәсем буенча хикәя төзеделәр.Спорт ни өчен файдалы һәм әһәмиятле икәнен белделәр.Соңыннан спорт җиһазлары рәсемнәрен ясадылар.
-
"Космоска сәяхәт" 12.04.2017
Бүген комонавтлар көне уңаеннан балалар тәрбияче апалары белән "Космос иленә сәяхәт иттеләр".Алар планеталар,галәм , атаклы космонавтлар турында сөйләштеләр. Җир, планеталарның кояш тирәли ничек әйләнүе турында белделәр.Космонавт булу өчен күп көч һәм физик яктан чыныккан булырга кирәклеген белделәр.
-
Конкурс "Дом для птиц" 10.04.2017
Безнең бакчада сыерчык ояларын ясау буенча конкурс булып узды.Гаиләләребез актив катнашты.Сыерчык оясын тырышып , күңел җылысын биреп эшләгәннәр.
-
Математик күзаллау. 04.04.2017
Мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеме балалары турыдан-туры эшчәнлек вакытында санау таякчыклары белән санарга өйрәнәләр.
-
Кошлар бәйрәме. 01.04.2017
Бүген безнең балалар бакчасында "Кошлар бәйрәмен"ә карата чара үтте.Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар, тәрбияче апалары биргән сорауларга,табышмакларга җавап бирделәр.Балалар бу чарада бик актив катнаштылар.
-
Әйләнә-тирәне танып белү.(Бала һәм әйләнә- тирә) 31.03.2017
Бүген безнең балалар бакчасында әйләнә - тирәне танып белү буенча ачык турыдан-туры эшчәнлек булды.Балалар бу шөгыльдә кошлар турында белемнәрен тирәнәйттеләр, безгә әйләнеп кайтучы кошларны танып белделәр, аларның ояларын танырга өйрәнделәр.Эшчәнлек ахырында сыерчыклар өчен картонга кәгазьдән оя кисеп ябыштырдылар . Бу шөгыльне караучы ата-аналар,башлангыч сыйныф укучылары бик канәгать булдылар.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2017
Бүген без мәдәният йорты каршысына "Нәүрүз бәйрәменә" килдек.Узебезнең өйрәнгән шигырьләребезне сөйләдек, җырларыбызны җырладык, соңыннан тәмле коймак белән чәй эчтек.Нәүрүз бәйрәме бик күңелле үтте.
-
НОД.Конструирование. 15.03.2017
Бүген балалар турыдан-туры эшчәнлек вакытында кошлар рәсемнәрен кисеп ябыштырды.Аларга бу шөгыль бик тә ошады,бик яратып эшләделәр.
-
НОД.Лепка. 14.03.2017
Бүген тәрбияче балалар белән турыдан-туры эшчәнлек вакытында пластилиннан керпе әвәләделәр.Бу шөгыль аларга бик ошады,алар тырышып эшләделәр.