Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422343, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Давликеево, ул. Молодежная, д. 12 |
Телефон: | |
E-Mail: | gulgena.1978@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Давликеевский детский сад" |
Руководитель: | Шарафиева Гульгена Фаритовна |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 7 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Давликеевский детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Дәүләки балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
1 июнь-балаларны яклау көне. 01.06.2017
1 июньдә Сабантуй бәйрәме булып узды.Безнең балалар бакчасына йөрүче балалар да уеннар уйнауда катнаштылар, мәктәпкә керүче 2 балабыз бүләккә мәктәп сумкасы алдылар.
-
30.05.2017
Бүген безнең балалар бакчасында "Сау бул, бакчам" дигән кичә булды.Балалар ата-аналарга тәрбияче Алсу апалары белән әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр: җырладылар,биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Алсу апалары мәктәпкә китүче балалар арасында ярыш уздырды.Балалар белем , тизлек һәм җитезлектә көч сынаштылар.Соңыннан мәктәпкә китүче балаларга дуслары һәм ата-аналары үз теләкләрен әйттеләр.
-
25.05.2017
Сегодня дети нашего детского сада присутствовали на празднике школы "Последний звонок".Они с интересом смотрели концерт, как их старшие сестры и братья выступают.
-
17.05.2017
Бүген балалар танып белү шөгылендә "Минем тормышымда гаилә һәм туган ил " дигән темага сөйләштеләр.Тәрбияче апалары аларга тормышта гаиләнең, туган илнең әһәмиятен төшендерде.Гаиләдә дус булырга, әти-әни сүзен тыңларга һәм олыларга карата игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты.
-
17.05.2017
Балалар тәрбияче Алсу апалары белән "Сау бул , бакча" кичәсенә әзерләнәләр: бию өйрәнәләр, җырлар җырлыйлар, шигырьләрен ятлыйлар.
-
10.05.2017
Турыдан-туры эшчәнлек вакытында зурлар төркеме 9 май бәйрәменә карата бергә апликация ясадылар.
-
Юлда йөрү кагыйдәләренә рәсемнәр күргәзмәсе. 06.05.2017
-
9 май бәйрәменә балалар рәсемнәре. 04.05.2017
Бүген турыдан-туры эшчәнлек вакытында балалар 9 май бәйрәменә карата рәсемнәр буядылар.Тәрбияче Алсу апалары балаларга бу атнада " 9 май-Җиңү бәйрәме", ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.Балаларда патриотик хисләр, туган якка , туган телгә , Ватанга мәхәббәт тәрбияләде.Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерде.
-
"Имин йөрик юлларда !" 28.04.2017Бүген безнең балалар бакчасында "Имин йөрик юлларда!" дип исемләнгән кичә узды.Балалар "Куянның туган көнендә" дигән әкият-тамаша куйдылар. Соңыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп , үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.Әкият герое Куянга табышмакларын әйттеләр.Кичә тәмамлангач,балаларга ЮХИДИ хезмәткәре Марат Харис улы юлда йөргәндә киемнәрдә ут кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген һәм машинада йөргәндә креслода утырып йөрергә кирәкләген искәртеп узды.Марат абыйлары кичәдә катнашкан балаларга бүләкләрен дә бирде.
-
Г.Тукайның әкиятләренә рәсемнәр күргәзмәсе. 26.04.2017
Бакчабызда Г.Тукайның тууына 131 ел уңаеннан , аның әкиятләренә балалар белән ата-аналар берлектә ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.