Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг үтте 09.05.2018

Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан ,сугыштан кайтмаган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг үтте.Валиахметова Гузәл җитәкчелегендәге 5 класс укучылары эчтәлекле чыгыш ясадылар.Бәйрәм чарасында Җирле үзидарә башлыгы һәм район башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
-
Җиңү парадында катнаштык 09.05.2018

Районыбыз үзәгендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан Җиңү парады үтте.Әлеге зур чарада Хәйруллин Айдар җитәкчелегендәге “ЮНАРМИЯ” хәрәкәте әгъзалары да катнашты.Укучыларыбыз уңай тәэсирләр белән кайтты.
-
Волейбол ярышлары үтте 05.05.2018

Мәктәбебез базасында Йомралы,Чури-Бураш,Күккүз һәм Борнаш мәктәбе командалары арасында волейбол ярышлары үтте.Әлеге этапта җиңү яулаган безнең мәктәп командасы 12.05. Апаста үтәчәк волейбол ярышларында катнашачак.Уңышлар юлдаш булсын!
-
Файдалы очрашу булды 04.05.2018

Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Хәрби диңгез флоты ветераннары Мәхмүтов Радик Мөхәммәт улы һәм Сәлахов Әгъзам Мисбах улы белән очрашу булды.Алар үзләренең тормыш һәм,җиңелләрдән булмаган хәрби хезмәт юллары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр,аталарча төпле киңәшләрен дә бирделәр.
-
“Георгиевская ленточка” акциясе бара 04.05.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Георгиевская ленточка” акциясе игълан ителгән иде.”ЮНАРМИЯ “ хәрәкәте әгъзалары илебезнең күп кенә хәрби бүләкләре атрибуты булган Георгий тасмасының тарихы һәм ел саен Россия күләмендә үткәрелә торган акциянең максаты турында тулы итеп сөйләделәр.Әлеге чарада Хәрби диңгез флоты ветераннары Мәхмүтов Радик Мөхәммәт улы һәм Сәлахов Әгъзам Мисбах улы да катнашты.
-
“Дорога к обелиску” 28.04.2018

Әлеге акциягә кушылып,Фәйзуллина Ләлә җитәкчелегендә озынайтылган көн төркеме балалары , авыл уртасындагы сугышта башларын салган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә шефлык итеп,тирә-юнен тәртипкә китерделәр. Иң мөһиме,алар бу изге эштән канәгать калдылар.
-
Профилактик чара үтте 28.04.2018

Миннебаева Альбина җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары “Тәмәке-агу” темасына эшлекле уен әзерләп үткәрделәр.Әлеге профилактик чара тәмәкенең зарарын аңлатуга,әлеге мәгънәсез шөгелдән ерак торырга чакыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.
-
Язгы изгелек атналыгына йомгак ясалды. 28.04.2018

-
Тормыш иминлеге буенча ачык дәрес үтте 27.04.2018

Апас муниципаль районы башкарма комитетының 24.04. 2018 838/4 номерлы «О проведении Всероссийских открытых уроков» исемле хаты нигезендә Борнаш урта мәктәбендә ,югары класс укучылары өчен,ТИН буенча ачык дәрес үтте.
-
Туган тел көне 26.04.2018

Язгы изгелек атналыгының бишенче көне-Тукай туган көн уңаеннан “Туган тел көне” буларак билгеләп үтелә.Татар теле һәм әдәбияты укытучлары А.Миннебаева һәм Н.Гыйниятуллина ,класс җитәкчеләре белән берлектә,”Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе” игълан иттеләр.Әлеге чарада 1-8,10 сыйныф укучылары катнашты.






