Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кызыклы очрашу булды 09.10.2018

Тәхәвиеа Эльмира җитәкләгән 4 сыйныф укучылары, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Закирова Сария апа белән кызыклы очрашу үткәрделәр.Сария апа балаларның әти-әниләренә генә тугел,ә дәү-әти, дәү-әниләренә дә математика фәненнән белем биргән.Ул балаларга үзенең балачагы,мәктәп еллары турында сөйләде,хәзерге мул тормышның кадерен белергә өндәде,яхшы киңәшләр бирде.
-
Ветеран укытучы бездә кунакта 08.10.2018

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары Михайлова Ирина апа белән очраштылар.Ул балаларның укулары белән кызыксынды,уңышлары белән танышты,төпле киңәшләрен бирде.Әдәпле булырга,белемгә омтылырга,ялкауланмаска чакырды.
-
Сезнең тормыш-үзе батырлык! 07.10.2018

Миннебаева Альбина үзенең 8 класс укучылары белән авылыбызның хезмәт ветераннары Флера апа һәм Кашаф бабай Галәветдиновларны бәйрәм белән котлап ,чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәчләр тапшырып кайттылар.Өлкәннәр бик шат булып,рәхмәтләр әйтеп озаттылар.Балалар әлеге изге гамәлләреннән үзләре дә канәгать калдылар.
-
Хезмәт ветеранында кунакта 07.10.2018

М.Дәүләтҗанова үзенең 11 класс укучылары белән ,гомер буе терлекчелектә хезмәт куйган Вәлиева Дания апа янында булдылар.Бәйрәм белән котладылар,хәлләрен сораштылар..Гади һәм күңеле гел изгелектә булган хезмәт ветераны белән аралашудан ,укучылар үзләре дә шатланып кайттылар.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 06.10.2018

Г.Хәмидуллина җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар ,бәйрәм уңаеннан,бүген , әниләрен,дәү-әти,дәү-әниләрен кулдан эшләгән бүләкләре белән сөендерәчәкләр.Алар бу көнне зарыгып көттеләр бит!
-
Ветеран укытучыларны хөрмәтләү дәвам итә 06.10.2018

Замалиева Алинә җитәкләгән 7 класс укучылары ветеран укытучы Гыймадиева Суфия апа өенә барып хәлен белделәр,бәйрәм белән котладылар.Изге гамәлләре өчен ветеран укытучы балаларга изге теләкләрен,рәхмәтләрен әйтеп калды.Афәрин,укучылар!
-
Укытучым! Котлы булсын күркәм бәйрәмең! 05.10.2018

Бүген укытучылар бәйрәме уңаеннан укучылар барлык укытучыларны бәйрәм белән котладылар.Иртән чәчәкләр, матур шигырьләр белән каршы алдылар.Күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын,хөрмәтле укытучылар!
-
Сезгә тиеш әле бик күп назлар! 05.10.2018

Г.Вәлиәхмәтова үзенең 6 сыйныф укучылары белән “Сезгә тиеш эле бик күп назлар” дип исемләнгән тамаша әзерләп үткәрде.Әлеге чара барыбызның да күңеленә хуш килде ,килгән кунаклар да югары бәяләде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Өлкәннәребезне хөрмәтләү дәвам итә 04.10.2018

Озынайтылган көн төркеме җитәкчесе Хәмидуллина Г.үзенең укучылары белән лаеклы ялга чыккан ветеран тәрбияче Загидуллина Мәүзинә апаны һәм аның гаиләсен бәйрәм белән котлап,күчтәнәчләрен ,үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырып кайттылар.Мәүзинә апа куз яшьләре аша рәхмәтләрен әйтеп калды.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү-изге гамәл 03.10.2018

Педагог- организатор Ф.Мухаметшина җитәкчелегендә бер төркем укучылар Әлмәндәр авылында яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,хәлләрен белеп йорделәр.Ә өлкәннәр үз чиратында олы рәхмәтләрен,ихлас теләкләрен җиткерделәр.Изге гамәлегез өчен,афәрин,укучылар!






