Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Чираттагы педсовет 26.03.2019

Буген "ФГОС ны тормышка ашыру шартларында өй эшләре : характеры, формалары,күләме, дифференциальлеге. Укучыларга артык куп өй эшләре бирүне булдырмау" исеме астында чираттагы педсовет утырышы булды. Әлеге тема буенча рус теле укытучысы Гизатуллина Л. А. чыгыш ясады. Шулай ук мәктәпнең уку эшләре буенча директор урынбасары Фатхуллина Миләүшә Фаиз кызы электрон журналда өй әшләрен дорес тутыру буенча мәсьәләләргә ачыклык кертте, анализ ясады, тиешле күрсәтмәләр бирде. Педсоветта шулай ук 3 чиректә укучыларның өлгереше,тәртибе, дәрескә йөреше йомгаклары белән таныштыылып, ,4 чиреккә бурычлар куелды. 2019 елда ОГЭ үткәрү вакытлары һәм ОГЭ, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү системасындагы яңалыклар белән таныштырылды.
-
"Бәхетле очрак" уены. 22.03.2019

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Бәхетле очрак" уены үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп фәннәр буенча төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Уен бик күңелле һәм файдалы булды. Башлангыч сыйныфлар атналыгына нәтиҗә ясалды. Актив катнашучылар, җиңүчеләр, призерлар кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.
-
Рәсемнәр конкурсы. 21.03.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында укытучы Вәлиева Г. С. җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары арасында укучыларның рәсем ясау осталыкларын үстерү максатыннан укылган әсәрләр һәм әкиятләргә карата рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Укучылар тырышып рәсемнәр ясадылар. Атналык ахырында конкурска нәтиҗә ясалачак.
-
Матур язу конкурсы. 20.03.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. 1,2.3.4 сыйныф укучылары арасында матур язу күнекмәләрен тикшерү һәм каллиграфик язуга уңай караш тәрбияләү максатыннан матур язу конкурсы үткәрде. Укучылар тырышып татар телендә хикәяләр яздылар һәм эшләрен күргәзмзгә куйдылар.
-
"Туган телем- татар теле" 19.03.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. 1-4 сыйныф укучылары белән "Туган телем- татар теле " дип исемләнгән "Батырлар" һәм "Җитезләр" командалары арасында КВН үткәрде. "Иң татлы тел- туган тел, анаң сөйләп торган тел",- ди халык. Укучылар да үз туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен сынадылар. "Җитезләр"командасы "Батырлар" командасын 27:25 белән җиңде.
-
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы 18.03.2019

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы үз эшен ачып җибәрде. 1,3 сыйныф җитәкчесе Вәлиева Гөлсинә Солтангали кызы укучылар өчен кызыклы кроссвордлар, сорау- табышмаклар әзерләгән.
- ЕГЭ, ОГЭ,ГВЭ үткәрү расписаниесе кабул ителде. 18.03.2019
-
"Инглиз телендә җырлар" 16.03.2019

Инглиз теле атналыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен "Инглиз телендә җырлар" кичәсе белән тәмамланды. Линейкада атналык эшкә йомгак ясалды. Инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. уеннарда актив катнашучы укучыларны, җиңүчеләрне котлады һәм аларны кызыксындыру призлары белән бүләкләде.
-
М. П. Мусоргскийга багышланган кичә. 15.03.2019

Бүген мәктәптә бөек рус композиторы Модест Петрович Мусоргскийның тууына 180 ел тулуга карата авылыбыз китапханәчесе Гарипова Г. С. һәм мәктәбебезнең музыка укытучысы Юсупов Р. К. әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә укучылар композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның берничә әсәреннән музыкаль өзекләр тыңладылар.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены. 15.03.2019

Инглиз теле атналыгы- 5 көн. Бүген инглиз теле укытучысы Фатхуллина М. Ф. җитәкчелегендә 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теле буенча белемнәрен "What? Where? When?" уены барышында сынадылар. Әлеге уен телевидениедән бара торган "Что? Где? Когда?" интеллектуаль уенының инглиз телендәге аналогы. Укучылар телевизор караучылар һәм знатоклар командаларына бүленеп көч сынаштылар, ә 5,6 сыйныф укучылары жюри составында утырып, гадел хөкем кылдылар. Нәтиҗәдә знатоклар командасы җиңде. Котлыйбыз!














