Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе 07.03.2019
Туган тел(татар теле) һәм әдәбияты атналыгы кысаларында һәм 8 март-Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыбуллина Г. С. "Ягез әле, кызлар!" дип исемләнгән бәйге үткәрде. Кызлар аш-суга осталыкларын күрсәтеп, төрле ризыклар әзерләп килеп, алар турында чыгыш ясадылар, матур прическа ясап, бәрәңгедән берничә төрле ризык әзерләү осталыкларын, кием сайлау осталыгы кебек конкурсларны уңышлы үтеп, җыр-биюгә сәләтләрен дә күрсәттеләр. Бәйрәмгә әниләр дә кунакка чакырылган иде. Мәртәбәле жюри чыгыш ясап, нәтиҗә чыгарылганнан сон, барлык балалар, әниләр һәм укытучылар коллективы бергәләп бәйрәмне чәй табынында дәвам иттеләр.
-
Алексеевск аграр көллияте хезмәткәрләре белән очрашу. 04.03.2019
Бүген безнең мәктәпкә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга килделәр. Алар укучылар белән киләчәктә һөнәр сайлау турында, көллият турында сөйләделәр , укучыларны көллияткә укырга чакырдылар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 01.03.2019
Бүген мәктәптә инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. һәм аның яшь артистлары Шарль Перроның "Гүзәл кыз һәм албасты" әсәрен сәхнәгә куйдылар. Спектакль "Инглиз телендә театр коллективлары чыгышлары" исеме астында үткәрелгән республика конкурсының муниципаль туры өчен әзерләнде. Спектакль барлык укучыларга һәм укытучыларга да бик ошады.
-
Туган тел көне 21.02.2019
Буген Халыкара Туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. 1,3 сыйныф укучылары белән бик матур кичә үткәрде. Ул туган телнең кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Укучылар да туган телгә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Авыл китапханәчесе Гарипова Г. С. туган тел турында язучыларның китапларыннан күргәзмә оештырды. Кичә истә калырлык һәм файдалы булды.
-
Туган телем- иркә гөлем. 21.02.2019
Бүген мәктәптә Халыкара туган тел көне, туган тел һәм әдәбияты атналыгы уңаеннан туган тел һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Г. С. 5-9 сыйныф укучылары белән "Туган телем- иркә гөлем" дип исемләнгән кичә үткәрде. Укучылар туган телнең матурлыгына, аһәңлегенә, кешегә үз туган теленең бик кирәк булуына тагын бер кат инандылар.
-
2019 елның 27 февралендә "кайнар линия" үткәрү турында. 20.02.2019
Белем алуга бала хокукларын тормышка ашыру сферасында системалы проблемаларны анализлау һәм 1 нче сыйныфка укучылар кабул итү мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елның 27 февралендә 9.00 дан 17.00 кадәр Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча Вәкаләтле Аппаратта 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча "кайнар линия" хезмәте оештырыла.
"Кайнар линия" телефоны хезмәтендә Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча Вәкаләтле Аппарат хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре Мәгариф белән идарә итү идарәсе вәкилләре катнашачак.
-
Муса Җәлил-герой шагыйрь. 15.02.2019
Буген мәктәптә татар халкының үлемсез батыр улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган "Янып калсын гомерең маяк булып" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Насыбуллина Г. С. укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән , Муса Җәлилнең үлемсез һәм дошманга нәфрәт белән сугарылган, шул ук вакытта тормышны, яшәүне ярату, матурлыкка, сафлыкка мәдхия җырлаучы шигырьләре белән таныштырды. Соңыннан 6-7 сыйныф укучылары "Йолдызлы сәгать" уены белән белемнәрен ныгыттылар.
-
Сау бул, Әлифба! 08.02.2019
Ниһаять, 1 нче сыйныф укучыларының Элифба белән саубуллашу көне дә килеп җитте. Укытучылары Вәлиева Гөлсинә Солтангали кызы шундый кызыклы бәйрәм оештырды үзенең нәни укучыларына! 1 нче сыйныф укучылары матур экиятләр, шигырьләр сөйләп, табышмаклар, кызыклы кроссвордлар чишеп, сүзләр төзеп, төрле биремнәр үтәп, әти-әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кичә истә калырлык күңелле һәм мавыктыргыч булды. Барлык катнашучылар да бик канәгать калып, Гөлсинә Солтангалиевнага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
2019 елда бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү вакытының графигы һәм бу эшләрнең үрнәкләре басылып чыкты. 04.02.2019
Федеральный институт оценки качества образования (ФИОКО) опубликовал на своем сайте образцы и описания всероссийских проверочных работ (ВПР), которые пройдут в 2019 году для учащихся 4-х, 5-х, 6-х, 7-х и 11-х классов.
-
1 нче февраллдән 1 нче сыйныфка укучылар теркәү башланды. 02.02.2019
1 нче февральдән Татарстан мәктәпләрендә 1 нче сыйныфка укучыларны теркәү башланды. Ата-аналар мәктәпкә килеп гариза яза алалар, яки Интернет аркылы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза язарга да мөмкин.