Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Бәхетле очрак" уены. 22.03.2019
Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Бәхетле очрак" уены үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп фәннәр буенча төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Уен бик күңелле һәм файдалы булды. Башлангыч сыйныфлар атналыгына нәтиҗә ясалды. Актив катнашучылар, җиңүчеләр, призерлар кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.
-
Рәсемнәр конкурсы. 21.03.2019
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында укытучы Вәлиева Г. С. җитәкчелегендә 1-4 сыйныф укучылары арасында укучыларның рәсем ясау осталыкларын үстерү максатыннан укылган әсәрләр һәм әкиятләргә карата рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Укучылар тырышып рәсемнәр ясадылар. Атналык ахырында конкурска нәтиҗә ясалачак.
-
Матур язу конкурсы. 20.03.2019
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. 1,2.3.4 сыйныф укучылары арасында матур язу күнекмәләрен тикшерү һәм каллиграфик язуга уңай караш тәрбияләү максатыннан матур язу конкурсы үткәрде. Укучылар тырышып татар телендә хикәяләр яздылар һәм эшләрен күргәзмзгә куйдылар.
-
"Туган телем- татар теле" 19.03.2019
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. 1-4 сыйныф укучылары белән "Туган телем- татар теле " дип исемләнгән "Батырлар" һәм "Җитезләр" командалары арасында КВН үткәрде. "Иң татлы тел- туган тел, анаң сөйләп торган тел",- ди халык. Укучылар да үз туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен сынадылар. "Җитезләр"командасы "Батырлар" командасын 27:25 белән җиңде.
-
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы 18.03.2019
Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы үз эшен ачып җибәрде. 1,3 сыйныф җитәкчесе Вәлиева Гөлсинә Солтангали кызы укучылар өчен кызыклы кроссвордлар, сорау- табышмаклар әзерләгән.
- ЕГЭ, ОГЭ,ГВЭ үткәрү расписаниесе кабул ителде. 18.03.2019
-
"Инглиз телендә җырлар" 16.03.2019
Инглиз теле атналыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен "Инглиз телендә җырлар" кичәсе белән тәмамланды. Линейкада атналык эшкә йомгак ясалды. Инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. уеннарда актив катнашучы укучыларны, җиңүчеләрне котлады һәм аларны кызыксындыру призлары белән бүләкләде.
-
М. П. Мусоргскийга багышланган кичә. 15.03.2019
Бүген мәктәптә бөек рус композиторы Модест Петрович Мусоргскийның тууына 180 ел тулуга карата авылыбыз китапханәчесе Гарипова Г. С. һәм мәктәбебезнең музыка укытучысы Юсупов Р. К. әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә укучылар композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның берничә әсәреннән музыкаль өзекләр тыңладылар.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены. 15.03.2019
Инглиз теле атналыгы- 5 көн. Бүген инглиз теле укытучысы Фатхуллина М. Ф. җитәкчелегендә 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теле буенча белемнәрен "What? Where? When?" уены барышында сынадылар. Әлеге уен телевидениедән бара торган "Что? Где? Когда?" интеллектуаль уенының инглиз телендәге аналогы. Укучылар телевизор караучылар һәм знатоклар командаларына бүленеп көч сынаштылар, ә 5,6 сыйныф укучылары жюри составында утырып, гадел хөкем кылдылар. Нәтиҗәдә знатоклар командасы җиңде. Котлыйбыз!
-
Россиядә цифрлы телевидение турында. 14.03.2019
Татарстан Республикасы информатизацияләү һәм элемтә Министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 3 июненнән федераль телеканаллар аналогик рәвештә тапшыруларын туктата һәм цифрлы тапшыруларга күчә. Региональ телеканаллар элеккеге форматта кала.