Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
- "Аҗаган" хәрби- спорт уены 21.02.2015 Хәрби -спорт уены "Аҗаган" үткәрелде. "Яшелләр" һәм "Зәңгәрләр" командасы көч сынашты.Стройда әзерлек тикшерелде. Марш белән сугышчан җырлар башкарылды. Урамда кар астыннан миналарны иң күп табучы "Яшелләр"командасы булды. Яшерелгән отряд флагын "Зәңгәрләр" тапты. Уенда укучылар бик теләп катнашты. "Яшелләр" командасы җиңүче булды. Бәйрәм алдыннан малайлар һәм ир-ат укытучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладык.
-
Батырлык дәресе. 20.02.2015 Әфганстан җиреннән Совет сугышчылары чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән очрашу үткәрдек. Очрашуга Карамалы авылыннан Вафин Илфат Рәшит улы килде. Ул Әфган җирендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында зур дулкынлану белән искә алды. Укучы яшүсмерләргә кыю, куркусыз булырга, үз илеңне, гаиләңне саклый алырлык шәхес булып үсәргә киңәшләрен бирде. Без аңа бик рәхмәтле калдык.

-
Җиңү килде җирне күмеп. 17.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан 8 сыйныф җитәкчесе Нуруллина Гөлфия Кыямовна "Җиңү килде җирне күмеп..." дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Бөек Ватан сугышының кешеләр өчен китергән кайгы-хәсрәтләрен сөйләде. Шакирова Миләүшә, Гиниятуллин Фаиль, Гафиятуллин Зөфәр сугышта катнашкан дәү әтиләре турында чыгыш ясадылар.
-
Ачык ишекләр көне. 16.02.2015

Барлык сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Мөмкинлекләре булган ата-аналар балаларының дәресләренә килеп утырды, укулары белән кызыксынды.
-
Алар җиңүне якынайтты. 10.02.2015

"Алар җиңүне якынайтты" дигән исем астында 10 нчы сыйныф укучыларының тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе Низамова Әнисә Дамировна укучылар алдында Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар турында сөйләде. "Илебез халыклары беркайчан да сугыш булуын теләмәде. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның батырлыгын киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы"- диде ул . Шуннан соң Монадиева Айзилә һәм Асадуллина Альбина үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтиләре турында чыгыш ясадылар
-
Җиңү маршы 10.02.2015 Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү маршы " үткәрдек. Иң оста итеп җыр белән маршка басучы 5 нче сыйныф булды.

-
Татарстан чаңгычылары көне. 08.02.2015 "Татарстан чаңгычылары -2015" көне уңаеннан без барлык мәктәп укучылары да чаңгыларга бастык. Көн бик матур иде. Рәхәтләнеп ял иттек.

-
"Сыйныф җитәкчесе-2015 "куст туры 29.01.2015 Район конкурсы "Ел укытучысы" кысаларында"Сыйныф җитәкчесе-2015" номинациясе буенча куст туры үткәрелде. Конкурста Иске Чаллы мәктәбеннән Хайдарова Гөлгенә Вахитовна, Карга мәктәбеннән Гинанова Рәйнә Ибрагимовна, Түбән Әлки мәктәбеннән Камальтдинова Фәнзилә Марселевна, Алпар мәктәбеннән Шәйхетдинова Алия Әхмәтзәкиевна катнашты. Сыйныф җитәкчесе буларак визитка,сыйныфтан тыш чара,тәрбия эше буенча иҗади проект якладылар.Барлык сыйныф җитәкчеләре күп көч куеп әзерләнгән иде. Районга чыгыш ясар өчен Камальтдинова Фәнзилә Марселевна һәм Хайдарова Гөлгенә Вахитовна сайланды.

-
Сыйныф җитәкчесе-2015 26.01.2015 "Сыйныф җитәкчесе-2015" конкурсының мәктәп турын үткәрдек. Катнашты: Мәрдиева А.Г.,Хасаншина И.Х.,Шәйхетдинова А.Ә.,Сафиуллина Г.Ә., Сафиуллина Ф.Н., Низамова Ә.Д., Гиниятуллина Г.Ф. Куст турына Шәйхетдинова Алия Әхмәтзәкиевна үтте.

-
Без тимурчылар 16.01.2015 Мулла авылында яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәбез.










