Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422877, РТ, Алькеевский район, с.Старое Алпарово,ул. Центральная, д. 1. |
| Телефон: | +7(843)-467-25-48 |
| E-Mail: | Salpar.Alk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Алпаровская СОШ |
| Руководитель: | Гатауллин Раиль Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 34 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Алпаровская средняя общеобразовательная школа Алькеевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
- Интернет челтәрендә куркынычсызлык. 10.11.2015 "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" турында сыйныф җитәкчеләре тарафыннан тәрбия сәгатьләрендә аңлату эшләре алып барылды.
-
Көзге каникуллар башланды. 02.11.2015 Көзге каникуллар вакытында мәктәп алды лагеры оештырылды.Балалар өчен "Көрәш", "Милли чигү", "Волейбол", "Туган якны өйрәнү" түгәрәкләре эшләде. Өлкән сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханына әзерлек консультацияләре үткәрелде.

-
Бердәм мәдәният дәресе. 31.10.2015 21 октябрь -Бердәм мәдәният дәресе "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру буенча башлангыч сыйныф укытучысы Мәрдиева А.Г. , Ахметшина Р.Н. һәм китапханәче Гибадуллина Г.Ә. әзерләгән чара үтте. Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Президентыбыз Р.Н.Минниханов тарафыннан тәкъдим ителгән мәдәни белем бирү проекты кысаларында узды.

- Халыклар бердәмлеге көне. 27.10.2015 Халыклар бердәмлеге көненә карата барлык сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте.
-
"Көзге бал" бәйрәме. 23.10.2015 Өлкән сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" бәйрәме оештырылды. Балалар бик тырышып әзерләгән, матур чыгышларын күрсәттеләр. Бию, җыр, скетчлар бергә үрелеп барды.

-
Көзге уңыш бәйрәме. 22.10.2015 Башлангыч сыйныф укучыларының "Көзге уңыш" бәйрәмен башлангыч сыйныф укытучылары Мәрдиева А.Г., Ахметшина Р.Н., 5 нче сыйныф җитәкчесе Гиниятуллина Г.Ф. әзерләп үткәрде. Балаларның чыгышлары җыр, нәфис сүз, мәзәкләр белән үрелеп барды. Көзге уңышны күрсәткән өстәлләре бик бай иде.

-
Ата-аналар җыелышы үтте. 21.10.2015 "Хокук бозуларны профилактикалау һәм гомуми куркынычсызлык" турында ата-аналар җыелышы үтте.Нуруллина Г.К. "Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле" турында доклад белән чыгыш ясады. Фельдшер Гиматдинова С.Ф. гриппка каршы профилактика чаралары турында сөйләде. Давлетшина Г.Н. "2025 нче елга кадәр тәрбия үсеше стратегиясе" белән таныштырды. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар белән очрашып аерым әңгәмәләр үткәрделәр.

- Всероссийская встреча с родителями 21.10.2015 Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки (Рособрнадзор) сообщает, что 22 октября 2015 года в 10.00 (время московское) в Ситуационно-информационном центре Рособрнадзора состоится Всероссийская встреча с родителями по вопросам оценки качества школьного образования в режиме видеоконференцсвязи с участием руководителя Рособрнадзора С.С.Кравцова. Онлайн-трансляция мероприятия будет осуществляться на официальном сайте Рособрнадзора в разделе "СИЦ" (http://www.obrnadzor.gov.ru/ru/press_center/sic/).
-
Укучыларны профессиональ юнәлештә тестлаштыру. 21.10.2015 21 нче октябрь 7-8 нче сыйныф укучыларын профессиональ юнәлештә тестлаштыру булып үтте. Тестлаштыру мәгариф һәм фән министрлыгының 05.10.2015 ел № 256/15 «О проведении тестирования по профессиональной ориентации обучающихся 7-8 классов общеобразовательных организаций» хатына нигезләнеп укучыларның кайсы һөнәр белән кызыксынуларын, базар шартларында хезмәткә әзерлекләрен тикшерү максатында үтте.

-
Казан кооператив институтыннан вәкил белән очрашу. 17.10.2015 17 нче октябрь көнне безнең мәктәптә Казан кооператив институты вәкиле булды.9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты, институтка кабул ителү таләпләре турында таныштырды.










