Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 331 332 ( 333 ) 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Патриотик җырлар бәйгесе 26.02.2014

Бүген мәктәбебездә патриотик җырлар бәйгесе узды. Патриотик рухтагы җырларны искә төшерү, башкару осталыгын камилләштерү, бердәмлек, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада барлык класслар да катнашты. "Катюша", "Орленок", "Три танкиста", "Солдатлар"җырлары яңгырады. Бәйге барышында башкару осталыгы, музыкаль бизәлеш, укучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотулары, киемнәр бәяләнде. Бөек Ватан сугышы елларында солдатларны Җиңүгә рухландырган бу җырлар беркайчан да онытылмасын иде.
-
Хоккей. 24.02.2014

Алексеевск муниципаль районы башлыгы ир – егетләр арасында хоккей ярышлары оештырды. Бу командада безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар арасында: Ахметов Ә. (7 сыйныф), Ситдиков Д. (7 сыйныф), Валиев Ф. (7 сыйныф), Валиев Р. (9 сыйныф), Зарипов Р. (9 сыйныф-капкачы), Буранов Р. (9 сыйныф-капитан), Галиев И. (10 сыйныф), Файзуллин С. (10 сыйныф)- җитәкчеләре Заббаров И. А.. Егетләребез II урынны яулап кубокка ия булдылар һәм аларга район башлыгыннан, колхоз идарәсеннән премияләр тапшырылды.
-
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара булды. “Ватан” исемендәге хәрби – патриотик клуб җитәкчесе Валеев Г.М. улы җитәкчелегендә оештырылган чаралар укучыларда тирән эз калдырды. Чара берничә этаптан торды:
1) “Солдатта булган диләр” темасы астынды сыйныф сәгатьләре
2) Өйрәтү тревогасы.
3) Спорт залда “Кызыллар” һәм “Яшелләр” арасында ярышлар.
4) Волейбол уены.
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2014

-
VIII сәләтле яшьләр фестивале.
21.02.2014
21 нче февраль көнне район мәдәният йортында VIII сәләтле яшьләр фестивале булып узды. Безнең мәктәптән дә бу фестивльдә 4 укучы катнашты: Сибатова Румия – 10 сыйныф (җитәкчесе Шайхутдинов Б.Г.), Чапчакова Венера – 10 сыйныф(җитәкчесе Зарипова Л.Р.), Ахметова Айсылу – 10 сыйныф (җитәкчесе Мухаметзянова Г.А.), Валиуллин Ф.Ф. – 11 сыйныф (җитәкчесе Тухфиев М.Х.).
-
Пар аккошлар 20.02.2014

Бүген мәктәптә “Пар аккошлар” дигән бәйге үткәрелде. Бу бәйгедә 8 -11 сыйныф егетләре һәм кызлары көч сынашты. Программаны Илзирә һәм Фәнис бик күңелле итеп алып бардылар. Укучылар үзләрен төрле өлкәдә сынап карадылар ( егетләргә сөю алмасы ашату, портрет ясау, шарларга матур сүзләр язу, мине таны һ.б.). Бәйге бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
Яшь сайлаучы көне. 20.02.2014

Бүген, 20 нче февральдә 6-7 нче сыйныф укучылары белән “Без булачак сайлаучылар” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Галиева Р.Җ. кызы укучыларны сайлау тәртибе, сайлаучының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырып үтте. Бу темага кагылышлы презентация каралды.
-
Башлангыч сыйныф укучысы моделе. 20.02.2014

19 нчы февральдә Олы Тигәнәле мәктәбендә “Башлангыч сыйныф укучысы моделе” район конкурсының зона этабы узды. Безнең мәктәп укучысы Розыева Сиринә (җитәкчесе Гимадеева Г.Х.) катнашып “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүче булды.
-
Марш Памяти 2014. 19.02.2014

В актовом зале школы прошла встреча с агитбригадой из города Казани, возглавляющего Республиканский молодёжный агитационный поход “Марш Памяти 2014”. Учащимся были показаны литературно-музыкальные композиции, посвященные памяти воинов Великой Отечественной войны, и рассказы о поисковой работе. Была организована выставка оружия и предметов быта солдат Великой Отечественной войны.
-
Салют сиңа Муса Җәлил. 15.02.2014

“Салют сиңа Муса Җәлил” дигән тема астында дружина җыены булды. М. Җәлилне искә алып укучылар аның шигырьләрен сәхнәләштерделәр, яттан сөйләделәр.








