Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 341 ) 342 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
- Встреча с выпускниками школы. 18.12.2012
-
Башлангычлар атналыгы 16.12.2012

10 нчы декабрьдән алып 15 нче декабрьгә кадәр мәктәптә башлангычлар атналыгы узды. Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары өчен бик төрле чаралар үткәрелде: күңелле стартлар, рәсем конкурслары, татар халык иҗатына багышланган "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дигән чара, татар теле, математика фәне көннәре һәм башкалар.
Шулай ук укучылар яңа гына армия сафларында хезмәт итеп кайткан Шихамов Фидаиль абыйлары белән очраштылар.
-
Путешествие к истокам 11.12.2012

2012 нче елның 11 нче декабрендә Яшьәр эшләре, спорт, туризм министырлыгы тарафыннан оештырылган "Үткәннәргә сәяхәт" ("Путешествие к истокам") исемендәге 3 нче республика конкурсына, йомкаглар ясалды.
Бүләкләү тантанасына шушы конкурста инде өченче ел рәттән катнашып уңышлы гына чыгыш ясап килүче Урта тигәнәле урта мәктәбе укучылары да (җитәкчеләре Б. Шәйхетдинов) чакырылган иделәр.
Укучыларыбыз бабаларыбызның изге җиренә - Болгарга сәяхәт ясап иң яхшы экскурсия маршруты проектын хәзерләп (видеодиск), шуны конкурска тәкъдим иткән иделәр. Алар шушы конкурсның Дипломы белән бүләкләнделәр. Тантанадан соң Казан шәһәре буенча, Кремель, тарих-табигать музейларына экскурсияләр оештырылган иде.
-
Югары квалификацияле тарих укытучысы Б.Шәйхетдиновның диплом белән бүләкләнүе. 11.12.2012

Югары квалификацияле тарих укытучысы Б.Шәйхетдинов маршрутлар төзү буенча зур методик эш алып барганы өчен махсус диплом белән бүләкләнде.
Дипломны министр урынбасары Иванов тапшырды.
-
Уйныйбыз да җырлыйбыз да. 19.11.2012

Башлангычлар атналыгы дәвам итә.19 ноябрь көнне "Уйныбыз да , җырлыйбыз да" дигән конкурслар узды.
-
Уңыш бәйрәме
02.11.2012
Мәктәп күләмендә уңыш бәйрәме булып узды. Балалар үзләренең театрлаштырылган концерт номерларын күрсәттеләр. Айруча да 1 нче һәм 7 нче сыйныф укучыларының номерлары бик матур булды.
-
Кырлайга экскурсия 10.10.2012

10 нчы октябрькөнне 9 -11 нче сыйныф укучылары һәм кайбер укытучылар белән берлектә Кырлайга экскурсиягә бардык. Габдулла Тукай музейнда аның тормыш юлы белән таныштык. Музейдагы искиткеч балалар иҗатына исебез китте. Анда нинди генә төр кул эшләре юк... Балаларга һәм үзебезгә дә алган мәгълүмәтләребез бик файдалы һәм кызыклы булды. Кайбер укучыларыбыз узләренең фикерләрен шигырь юллары белән тасвирладылар.
Кырлай хәтирәләре.
Һаман минем күңелемдә,
Кырлайның мизгелләре.
Бу тылсымлы җирләрдә,
Серле Кырлай юллары.
Искә төшә миңа бүген,
Тукайның бала чагы.
Әкияттәге серле кебек,
Бу авылның урам, почмагы.
Нинди сихри, тылсымлы көч,
Бу җирләр искитәрлек.
Бер могҗиза икән ул.
Кырлай авылы мәңгелеккә,
Күңелләрдә калыр ул.
Ахметова Айсылу 9 нчы сыйныф укучысы иҗаты.
-
Укытучылар көне
05.10.2012
Мәктәп ишегалды шау-гөр килә. Мәктәп ишеген ачам, ни күрим... чәчәк бәйләмнәре тотып 11 нче сыйныф укучылары һәрбер укытучыны бүгенге бәйрәм белән тәбрик итэ.
Мәктәп эченә узам... Һәрбер укучы укытучыларны хөрмәтли, бәйрәм белән тәбрик итә.
Бүгенге дәресләрне укучылар алып бара. Алар һәрберседә җитди итеп бу эшкә алынганнар.
Дәресләр тәмамланды... Укучылар барлык укытучыларны тәбрик итәр өчен актвый залга җыелдылар. Барлык сыйныф укучылары катнашуында концерт номерлары күрсәтелде. Тамаша бик күңелле узды. Рәхмәт сезгә укучылар.
-
Экскурсия в лес 22.09.2012

Мәктәп укучылары белән берлектә 22 нче сентябрь көнне урманга эскурсиягә бардык. Урманда балалар төрле уеннар уйнадылар. Урман эчендэге хәлләр белән таныштылар. Төрледән-төрле гөмбәләр барлыгын күрделәр.
Соңынтын балалар белән берлектә бәйрәм уен, җырлар аша үрелеп барды. Экскурсия күңелле узды.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! 11.09.2012

1 нче сентябрь - кузләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул. Бу көнне Урта Тигәнәле урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка 8 укучы тәүге тапкыр аяк басты.
Бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне тәбрик итәргә кунаклар да килгән иде. Алар һәрберсе мәктәп коллективына, укучыларга һәм инде тәүге тапкыр Белем иленә аяк баскан нәни укучыларга үзләренең матур, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук 1 нче сыйныф укучыларына Белем иленә ачкыч тапшырылды.
Яңа уку елының башлануын белдереп җиз кыңгырау чылтырады һәм барлык укучылар да беренче дәрескә таралышты.








