Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
"Ел укытучысы - 2014" 20.02.2014
Районның 2 нче мәктәбендә "Ел укытучысы - 2014" конкурсының финалы узды. Безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Яруллина Римма Дамировна, югары дәрәҗәдә "Мастер-класс" күрсәтеп үзенең профессиональ тәҗрибәсен һәм компетентлыгын күрсәтеп, лауреат булды. Без коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
химия атналыгы: дүртенче көн 20.02.2014
Химия атналыгының дүртенче көне. 8-11 сыйныф укучылары белән химиядән интеллектуаль марафон узды. Монда "Эрудит" һәм "Фәнсөяр" ләр командасы ярышты.
-
"Башлангыч сыйныф укучысы моделе" 19.02.2014
19 февральдә безнең мәктәптә "Башлангыч сыйныф укучысы моделе" район конкурсының зона этабы узды. 6 мәктәптән укучылар үзләренең белем, артистлык, кул эшләре (аппликация) буенча көчләрен сынаштылар. Ике җиңүче булды: Урманасты Шенталасы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Юртаев Владислав һәм Кыр Шенталасы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Магизов Марсель. Безнең мәктәп укучысы Галимов Илназ (укытучысы Яруллина Р.Д.) "Интеллектуаль" номинациясендә җиңүче булды.
-
Химия атналыгы: өченче көн 19.02.2014
11 сыйныф укучылары белән "Кайда, кайчан, ничек?" дигән уен үткәрелде.
-
Химия атналыгы 18.02.2014
Икенче көн: 7 сыйныф укучылары өчен химия кабинетына һәм лабораториягә экскурсия оештырылды. Химик приборлар, җиһазлар, реактивлар белән таныштырылды, мавыктыргыч тәҗрибәләр күрсәтелде. Шулай ук 9 сыйныф укучылары белән "Неорганик матдәләрне беләсезме?" дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде.
-
Химия атналыгы 17.02.2014
Беренче көн: 1. Мәктәп линейкасында химия атналыгы игълан итү һәм план белән таныштыру. 2. 8-11 сыйныф укучыларына викторина сораулары бирү. 3. Башлангыч сыйныф укучыларын химия фәне белән таныштыру. "Химия балаларга" дигән фильм һәм "Химия безнең тормышта" , "Химия азыгыбызда" дигән презентацияләр күрсәтелде.
-
"Яшь сайлаучы көне" акциясе 17.02.2014
Бүген, 17 февральдә 8 сыйныф укучылары белән "Сайлаулар - киләчәк өчен җаваплылык" темасына әңгәмә узды. Әңгәмәне укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.З.Халилова оештырды.
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2014
15 февраль көнне мәктәбебездә бөек-шагыйрь М.Җәлилгә карата "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә" дигән чара узды. Укучылар 11 җәлилченең геройларча көрәше сурәтләнгән презентация белән таныштылар. Соңыннан шигырь бәйгесе узды. Зур фаҗига кичереп, авыр шартларда да рухи көрәш алып барган шагыйрьнең шигырьләре укучыларны иҗади эшләргә рухландырды.
-
Бадминтон 15.02.2014
15-16 февральдә 3 нче мәктәптә республикакүләм бадминтон ярышлары булып узды. Бу ярышта 9 районнан 140 укучы катнашты. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 6 сыйныф укучысы Мустафин Рифат микста һәм парлап уйнаганда да 1 урыннарны яулады. Шулай ук 9 сыйныф укучысы Зарипов Алмаз парлап уйнаганда 2 нче һәм Кәримоа Рәфис 3 урынны яуладылар. Афәрин егетләр!
-
Татар теленнән олимпиада 14.02.2014
Агымдагы елның 9-11 февраль көннәрендә Зур Тигәнәле урта белем бирү мәктәбеннән Гимаева Гөлнара һәм Хәметшина Зөһрә, татар теле һәм әдәбият укытучысы Әхмәтҗанова И.Р. җитәкчелегендә Казан шәһәрендә уздырыла торган Республика татар теле олимпиадасында катнаштылар. Укучыларга призлы урыннар эләкмәсә дә, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән таныклык алу бәхетенә ирештеләр. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын иде дигән теләктә калабыз.