Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Укучылар конференциясе 15.03.2014
14 март көнне Чистай шәһәрендә "Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе" республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясендә 9 сыйныф укучысы Хайбуллина Инзилә "Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре" секциясендә фәнни эше белән катнашып, Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм Фән министры тарафыннан бирелгән шаһәдәтнамә алып кайтты. Инзиләгә һәм җитәкчесе Ахметзанова И.Р. га киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Топиарий - бәхет агачы" 14.03.2014
Районда "Топиарий - бәхет агачы" дигән район конкурсы булып узды. Без төрле техника белән эшләнгән һәм төрле яшь категорияләреннән 4 эш тәкъдим иттек. Шуларның икесе: 5 сыйныф укучылары Галимова Алсинә һәм Халилова Ризәләнең табигый материаллардан эшләгән агачлары 3 нче һәм 6 сыйныф укучылары Галимова Нәргиз, Хайбуллина Рәзилә, Шубина Алёналарның канзаши техникасы белән эшләгән бәхет агачлары 1 нче урынга лаек булды. Укучыларны һәм җитәкчеләре Бәйрәмова Ф.К. уңышлары белән кайнар котлыйбыз, алда да уңышлар телибез.
-
8 март бәйрәме белән! 07.03.2014
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзенең бизәген
Халыкара Хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
Рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
Табигатьнең самимилеген өстәп,
Күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек,
Өегезгә иминлек алып килсен.
-
"Детектив шоу" 06.03.2014
Бүген, эзлекле фикерләү, катлаулыдан җиңелгә бару юлын табу максаты белән 2-3 сыйныфлар арасында "Детектив шоу" уены булып узды. Уенда "Логика" һәм "Дедукция" командалары көч сынашты. Танып белүне, фикерләүне, коммуникатив күнекмәләрне камилләштерүче бу чара балаларга бик ошады.
-
Бәйрәм белән! 05.03.2014
Мәктәптә Халыкара хатын-кызлар көненә карата чара узды...
-
6 сыйныфта "Суперәни" 05.03.2014
6 класста 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Суперәни" исемле бәйрәм иртәсе үткәрелде. Укучылар әниләре-дәү әниләре белән бергә көч сынаштылар: тапкырлыкларын һәм белемнәрен, күнекмәләрен күрсәттеләр. Әниләргә багышланган җырлар һәм шигырьләр дә урынлы булды.
-
Химия атналыгына нәтиҗә 26.02.2014
-
"Туган тел" көне 22.02.2014
Мәктәбебездә 21 февраль көнне Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтек. Бу көн 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыккач, 2000 елның 21 февраленнән башлап ел саен билгеләнеп үтелә.
Безнең телебез - матур, күркәм тел. "Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Безнең бурыч - милли аң, милли горурлык уяту", - дип башлап китте чараны татар теле һәи әдәбият укытучысы Ахметзянова И.Р. Укучылар бу көнне сәнгатьле итеп күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Чара "Туган тел " җыры белән тәмамланды.
-
"Талантлар фейервергы" 21.02.2014
Район мәданият йортында "Талантлар фейервергы" исемле VIII район яшьләр фестивале булып узды. Районны данга күмгән 300 дән артык егет һәм кыз бер-бер артлы сәхнәгә чыктылар. Алар арасында халыкара, Бөтенрәсәй һәм республикакүләм конкурсларында, фән олимпиадаларында һәм конференцияләрдә җиңүчеләр бар иде. Бу фестивальгә безнең мәктәптән 5 укучы чакырулы иде. Алар: 3 сыйныф укучысы Шәмсетдинова Камилә, 8 сыйныф укучысы Садыйкова Энҗе, 9 сыйныф укучысы Гимаева Гөлнара, 11 сыйныф укучылары Халилов Рәфис һәм Хаметшина Зөһрә. Талантлы яшьләрне сәламләү артистларның номерлары белән үрелеп барды.
-
Химия атналыгы 21.02.2014
Бишенче көн: Презентацияләргә конкурс 8-11 класс. "Көнкүрештә химия", "Косметикада химия", "Азыкта химия", "Автомобильдә химия". Укучылар үз темаларының актуальлеген дәлилләп чыгыш ясады .