Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Укытучылар көне 03.10.2014
"Энҗе бөртеге" (җитәкчесе Зарипова Р.Р.) дип аталган түгәрәккә йөрүчеләр укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр, "Оста куллар" (җитәкчесе Бәйрәмова Ф.К.) түгәрәгенә йөрүчеләр яраткан укытучыларына җан җылыларын куеп бүләкләр әзерләгәннәр. Һәм менә бүген, укытучылар бәйрәме уңаеннан яраткан укытучыларын бәйрәм белән котлап сыйныфтан-сыйныфка кереп йөрделәр.
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Сезгә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
"Робототехника" түгәрәге 02.10.2014
Икенче ел мәктәптә "Робототехника" (җитәкчесе Яруллина Р.Д.) түгәрәге эшләп килә. Башлангыч сыйныф укучылары бу түгәрәкнең көннәрен бик түземсезлек белән көтеп алалр. Аларның быел, беренче уңышлары...
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014
Бүген мәктәбебезгә "Өлкәннәр көне"н билгеләп үтәргә күп еллар буе мәктәптә эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган пенсионерлар килде. Аларны мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт номерлары белән котлады...
-
ГТО нормалары 26.09.2014
2 сыйныф укучылары урыннан сикерү һәм "челночный бег" күнегүләрен үтәделәр
-
ГТО нормалары 25.09.2014
Мәктәптә укучылар ГТО нормалары үти башладылар. 4 сыйныф укучылары йөгереп килеп сикерү һәм урыннан сикерүне үтәделәр.
-
Котлау 23.09.2014
Гөлсинә Сөләйман кызын
һәм Асия Бәдертдин кызын
бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклибез.
Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сезгә юллыйбыз.
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче.
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.Тормыш күге кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сезне бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлы еракларга дәвам итсен.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы.
-
Кросс 22.09.2014
"Экстремизмга - Юк! Спортка - Да!" дигән девиз астында мәктәбебездә көзге кросс үтте. 1-9 сыйныф укучылары барысы да бу ярышта бик теләп катнашты. Призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Көзге уңыш 20.09.2014
-
"Юл патшалыгы" 19.09.2014
Юл йөрү кагыйдәләренә карата 2 класста “ Юл патшалыгы” темасына класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе, Шәмсетдинова Р.М. белән берлектә балалар юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. “Без мәктәпкә барабыз”, “Җәяүле әлифбасы ” уеннары балалар өчен бик кызыклы булды.
-
Куркынычсызлык айлыгы уңаеннан 19.09.2014