Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре - акбур белән асфальтта 18.09.2014
Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Юл йөрү кагыйдәләре айлыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары юл билгеләрен акбур белән асфальтта рәсемләделәр. Асфальт өсте төсле рәсемнәр белән тулды. Укучылар юл билгеләрен, светофор, машиналар сурәтләделәр.
-
Чисталык дәресләре 16.09.2014
Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү; табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан сыйныфларда "Чисталык" дәресләре узды.
Табигатем, гүзәллекне синнән җыям.
Тынычланам, бәхетемне синдә тоям.
Үзем дә бит табигатьнең бер өлеше.
Күзләремдә күкләр төсе.
Иреннәрем – бакчадагы кызыл чия,
Керфекләрем – кара урман,
Үзем дә бит, Табигатем, синдә туган.
-
5 сыйныф укучылары- варислар 13.09.2014
Мәктәп укучылары ТВБ багышланган тантаналы сборга җыелдылар. Анда 5 сыйныф укучыларын варислыкка кабул иттеләр. Соңыннан ГТО нормаларын кертеп төрле спорт ярышлары узды.
-
Физкультура укытучылары семинары 12.09.2014
Бүген мәктәптә физкультура укытучылары семинары булып узды. Семинарның темасы "Укыту процессына ГТО комплексын кертү".
-
ГТО 06.09.2014
Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" узды.
-
Финанс белеме көне 06.09.2014
7 сентябрь Россиядә Финансистлар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәптә 7-9 сыйныф укучылары белән "Финанс һәм налоглар" дигән темага әңгәмә узды. Шулай ук "Без һәм банк" дигән эшлекле уен уйналды. Тарих укытучысы Зарипова Г.Р. оештырган дәрес нәтиҗәле уздырды.
-
ГТО 05.09.2014
8-9 сыйныф укучылары арасында мини футбол узды.
-
ГТО 04.09.2014
Мәктәбебез һәм музей, берлектә, танылган шәхесләр белән очрашуларны еш оештыра. Шундый шәхесләрнең берсе Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, якташыбыз Наилә Фәйзрахман кызы Гыйләҗева. Мәктәптә Наилә Фәйзрахман кызы белән очрашу узды.
-
3 сентябрь - терроризм корбаннарын искә алу көне. 03.09.2014
3 сентябрь - терроризм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, мәктәптә һәр сыйныфта Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә 10 ел уңаеннан, дәресләр узды. Мәктәптә коточкыч зур күләмле теракт аркасында 335 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды...
-
ГТО 03.09.2014
Старт! Кем тизрәк һәм җитезрәк...?