Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Әфганстан- йөрәк ярам 18.02.2020
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулган көннәрдә , укучыларыбыз Әфганстанда хәрби хезмәтләрен үтәгән егетләребезне искә алып, аларның өйләрендә булдылар.
-
Күңелле грамматика 17.02.2020
Туган тел айлыгы дәвам итә... Шул максаттан чыгып, 17 нче февраль көнне, 2-4 сыйныфлар арасында туган тел буенча "Күңелле грамматика" интеллектуаль уены узды. Укучылар төрле ребуслар, табышмаклар, логик мәсьәләләр чиштеләр.
-
Туган тел - шигырьләрдә 14.02.2020
14 нче февраль көнне укучыларыбызның көтеп алган бәйгесе - шигырь укучылар конкурсы булды. Бәйгенең тематикасы ТАССРның 100 еллыгын исәптә тотып, туган телгә, туган якка, ватанпәвәрлеккә багышланган иде. Укучылар бит җитди, тырышып әзерләнгәннәр иде. Иң сәнгатьле сөйләүчеләр мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Парламент сәгате 14.02.2020
Парламент сәгате
Бөек Җиңүгә 75 ел , ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә парламент сәгате үткәрелде. Анда кунак итеп җирлек депутаты М.И. Басыйров чакырылды. Ул бик эчтәлекле чыгыш ясады. Дәресне Н.Ф.Гимазов уздырды.
-
“Математик регата” 13.02.2020
Бүген Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7-8 класслар арасында “Математик регата” район конкурсы үтте. Укучыларыбыз мәктәбебез данын якладылар. Укытучылары Л.Н.Галимуллина . Афәнин!
-
Иң татлы тел - туган тел 11.02.2020
Туган тел айлыгы барышында "Иң татлы тел - туган тел" темасына һәр сыйныфта да тәрбия сәгатьләре узды. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган телеңә, халкыңа карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирү максат итеп куелган иде.
-
Түгәрәк өстәл 10.02.2020
Туган тел айлыгы кысаларында, "Туган телдә белем бирү проблемалары" дигән актуаль темага түгәрәк өстәл узды. Әлеге утырышта һәр предмет укытучысы үз фикерләре белән уртаклашты.
-
«Созвездие-Йолдызлык-2020» 08.02.2020
8 нче февраль көнне “Созвездие-Йолдызлык-2020” конкурсының зона этабы узды. Укучыларыбыз жюри вәкилләренә нәфис сүз, ялгыз җыр, биюләрдә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Туган тел айлыгы 06.02.2020
Февраль ае - туган тел ае. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә айлык башланып китте. 3нче һәм 6 нчы февраль аралыгында 7,9 нчы сыйныф укучылары "Туган телем - иркә гөлем" темасына стенгазета чыгардылар. Әлеге газетада туган тел турында мәкальләр, канатлы сүзләр, тугандаш телләрнең "агачы" сурәтләнгән иде.
-
Ел класс җитәкчесе-2020 06.02.2020
"Ел класс җитәкчесе - 2020" конкурсының район этабында класс җитәкчесе Шарипова Алсу Флүр кызы катнашты.