Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
«Безнең ишегалды»
21.11.2019
1-4 нче сыйныфлар арасында уздырылган "Безнең ишегалды" рәсем конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 1 нче сыйныф укучысы Салахова Зөһрә, 4 нче сыйныф укучысы Насртдинова Чулпан мактаулы I урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Салахова С.Р., Муллахметова А.Ф. Кызларны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!!!
-
Тарих һәм җәмгыять укытучыларының III съезды
19.11.2019
19 ноябрь көнне Казан шәһәрендә уздырылган тарих һәм җәмгыять укытучыларының III съездында Гимазов Н.Ф. катнашып кайтты. Әлеге чарада түбәндәге юнәлешләрнең чишелеше каралды:
1. Тарихи-мәдәни стандартны камилләштерү юллары һәм мониторингы.2. Урта мәктәп өчен тарих буенча белем бирү стандартын камилләштерү юнәлешләре.3. Полилингваль гуманитар белем: торышы һәм перспективалары Яңа мәгариф траекториясе.4. Мәктәптә тарих укытуның дидактик компонентлары, шул исәптән фән һәм метапредмет нәтиҗәләре (карталар, тарихи чыганаклар һ. б.). -
Йомгаклау әңгәмәсе
19.11.2019
19 ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе биреп карадылар. Әлеге биреп карау имтиханы зоналап бүленгән иде. Әлеге сынауны укучылар уңышлы гына үтеп чыктылар.
-
Шигырь укучылар бәйгесе
18.11.2019
Бүген мәктәбебездә "Әниләр көне" нә багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды. Укучылар татар, рус телләрендә төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Һәрбер сыйныфтан бер җиңүче билгеләнде, җиңүче дипломнары тапшырылды.
-
Татар теле һәм әдәбият укытучыларының зона семинар-киңәшмәсе
13.11.2019
13 нче ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә "Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыкларын һәм иҗади үсешләрен камилләштерү" темасы астында татар теле һәм әдәбият укытучыларының зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу чарада безнең мәктәптән Салахова В.Х. катнашты. Төрле темаларга караган мастер-класслар, дәрес фрагментлары, гимназиядә оештырылган театр түгәрәгенең эшчәнлеге белән танышып кайтты.
-
Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне
11.11.2019
11 нче ноябрь көнне, юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, укучылар белән һава торышы шартларына туры китереп, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Укучылар шулай ук еш очрый торган юл тамагаларын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Гаилә һәм мәктәп тәрбиясе айлыгы
08.11.2019
7 нче ноябрьдән башлап мәктәбебездә "Гаилә һәм мәктәп тәрбиясе" айлыгы башланып китте. Айлык түбәндәге чаралардан гыйбарәт булачак:
1. "Минем киләчәктәге гаиләм" темасына 6-9 сыйныфлар арасында рәсем конкурсы;
2. Курчак театры атналыгы;
3.Әниләр көненә шигырь укучылар бәйгесе;
4. "Иң яраткан әнием" концерты;
5. Рәсем күргәзмәсе;
6."Кошларны ашатыгыз" акциясе (җимлекләр ясау);
7.Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү.
-
2-6 нчы сыйныф укучылары өчен Республика олимпиадасы
02.11.2019
2 нче ноябрь көнне "Бүләк" укыту үзәгендә, Республика Олимпиада үзәге оештырган, 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен инглиз һәм татар телләреннән олимпиада узды. "Учу английский" олимпиадасыннан Гиздатуллина И., "Учу татарский" олимпиадасыннан Вәлиева А. катнашып кайттылар.
-
Cәламәтлек - тормыш стиле
30.10.2019
Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларның үз-үзен тотышына бәйле профилактика буенча уздырылган "Сәламәтлек - тормыш стиле" бәйгесендә" "күрсәтмә өләшү материалы - буклет" номинациясендә 8-12 яшьлекләр арасында 7 нче сыйныф укучысы Фазлыкв Альмир лаеклы 3 урынга лаек булды.
-
Халыклар бердәмлеге көненә ачык дәрес
28.10.2019
28 нче октябрь көнне, Уразай төп гомум белем бирү мәктәбендә, 4 ноябрь - Халыкара Бердәмлек көненә багышланган ачык дәрес үтте. Дәресне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Басыйрова Р.Р. әзерләде һәм алып барды, 7 нче сыйныф укучылары тарафыннан чыгышлар яңгырады. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.