Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Шахмат ярышы
26.10.2019
26 нчы октябрь көнне районыбыз укучылары арасында шахмат ярышы узды. Безнең мәктәп данын яклап, Шәрипова Ләйлә, Фазлыев Алмир, Саматов Илназ чыгыш ясадылар. Саматов Илназ мактаулы 3 урынга лаек булды. Илназны җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!!!
-
Котлыйбыз!
26.10.2019
II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район этабының нәтиҗәләре билгеле булды: "М.Җәлил рус телендә" номинациясендә чыгыш ясаган 9 нчы сыйныф укучысы Шайдавлетова Язилә 3 урынга лаек булды. Язиләне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Җәлил укулары - район этабы
24.10.2019
"Җәлил укулары" II Халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узды. Безнең мәктәптән Шәрипова Л. "М.Җәлил татар телендә" номинациясендә "Мескенлектә" шигырен, "М.Җәлил рус телендә" номинациясендә Шайдавлетова Я. "Воля", Гиздатуллина И. "Дуб", "М.Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә Шарипова Л. "A dream in prison" шигырьләрен сөйләделәр. Укучылар уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Нәтиҗәләрне кызлар уңаенда булыр дигән өметтә калабыз.
-
Чакмагушта регионара семинар
23.10.2019
23 октябрь көнне Чакмагушта башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Деятельность образовательных учреждений с. Чекмагуш в режиме реализации национального проекта «Современная школа» темасы астында семинар-практикум узды. Безнең мәктәптән 1 сыйныф укытучысы - Салахова Сөрия Рөстәм кызы, 2,4 нче сыйныф укытучысы Муллахметова Альфира Флүр кызы катнашты.
-
Спорт зарарлы гадәтләргә каршы
23.10.2019
Яшь буынның сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. 23 нче октябрь көнне Уразай авылы мәдәният йортында авыл советы һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Спорт зарарлы гадәтләргә каршы" исеме астында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән, мәктәп укучылары белән берлектә, бик күңелле чара узды. Укучылар шахмат, теннис, аэрохоккей спорт төрләре буенча үзара ярыштылар. Ярыш бик "кызу" барды. Чара ахырында һәр спорт төре буенча да 1-3 урыннар билгеләнде, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук күтәренке кәеф һәм уңай эмоция алдылар.
-
Җәлил укулары-мәктәп туры
22.10.2019
«Җәлил укулары» II Халыкара әдәби бәйгесенең мәктәп туры тәмамланды. Әлеге бәйгенең район турында мәктәп данын якларга "Җәлил татар телендә" номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Ләйлә, "Җәлил рус телендә" номинациясендә ике яшь категориясендә 7 нче сыйныф укучылары Гиздатуллина Илзирә, Маликова Азалия, 9 нчы сыйныфтан Шайдавлетова Язилә яклыйчаклар. Кызларга уңышлар телибез
-
М.Кәримнең тууына 100 ел
21.10.2019
Башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы, Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты – М.Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, "Мостай Кәрим атналыгы" исеме астында чаралар башланып китте. Атналык бөек язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, аның турында кино карау, шигырь конкурслары һ.б белән үрелеп барачак.
-
Әдәби марафон (Литературный марафон)
20.10.2019
20 октябрь көнне "Бүләк" өстәмә белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы олимпиада үзәге оештырган "Литературный марафон" узды. Әлеге чарада безнең мәктәптән Маликова А., Гиздатуллина И. үз белемнәрен сынап карадылар.
-
Татарча диктант ЯЗ
19.10.2019
"Татарча диктант" — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан оештырылган "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясендә безнең мәктәп тә актив катнашты. Әлеге күңелле вакыйгада укучылар, мәктәп коллективы, ата-аналар бик теләп үз көчләрен сынап карарга булдылар һәм бик уңышлы гына башкарып чыктылар.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының төбакара семинары
19.10.2019
18 октябрь көнне Актанышның үзәгендә урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы мәктәбендә гамәлләштерелгән төбәкара семинарның чираттагысы башлангыч сыйныф укытучылары өчен оештырылып, аның эшендә район педагоглары белән беррәттән Мөслим, Минзәлә, Сарман районы, Башкортстанның Чакмагыш, Илеш районнары мөгаллимнәре дә катнашты. Әлеге семинарда безнең мәктәптән Шәрипова Алсу Флүр кызы катнашты. Төрле төбәкләрдән килгән 70кә якын укытучы бүген үзләрнең белем “багаж”ларын тулыландырды: ачык дәрес, мастер-класслар карады.