Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 20 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
4 класста математикадан мониторинг
24.04.2015
Бүген 4 класс укучылары математика фәненнән мониторинг эшлиләр. Эшне башкру өчен 40 минут вакыт бирелә. Безнең мәктәптән барысы 6 укучы катнаша. Бер төркем биремнәрдә тәкъдим ителгән берничә җаваптан үзең дөрес итеп санаган вариантны сайлап, анң номерын түгәрәк эченә алырга кирәк. Уңышлар телибез!
-
“Ялкын” журналы
24.04.2015
“Ялкын” журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина үзенең хезмәттәшләре белән очрашуга килде. Төрле кызыклы уеннар аша ул безнең мәктәп турында шактый информация туплады. Уенга катнашкан укучыларыбыз: Г.Камалова (6 кл.), А.Сафина (9 кл.), Ф.Шарипов (9 кл.), әдәбиятны яхшы белүләрен, җәмгыять фәнен яратуларын, үзэшчән сәнгатьтә уңышка ирешүләрен күрсәтте. Яшь иҗатчылар редколлегия хезмәткәрләренә шактый гына иҗат эшләрен тапшырды. Кунаклар, мәктәп музеенда булып, авылыбызның күренекле шәхесләре белән танышты. Бу очрашудан соң “Ялкын” журналының дуслары артыр, әлбәттә.
-
3нче класста рус теленнән контроль эш
23.04.2015
Бүген 3нче класс укучылары рус теленнән контроль эш эшләделәр. контроль эшнең вакыты 45 минут. Безнең мәктәптән барысы 2укучы катнашты.
-
4нче класста рус теленнән мониторинг
22.04.2015
Бүген 4нче класс укучылары рус теленнән мониторинг эшләделәр. Мониторингның вакыты 45 минут. Безнең мәктәптән барысы 6 укучы катнашты.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы - "Җир көне"
22.04.2015
22 апрель мәктәптә "Җир көне" дип игълан ителде. Биология укытучысы Шаймарданова Г.С. укучыларга Җир көненә карата ачык класс сәгате күрсәтте. Ул укучыларны экологик проблемалар белән таныштырды, җирне пычранудан сакларга кирәклеге турында аңлатты.
-
Һәйкәлгә шефлык
22.04.2015
5-6 нчы сыйныф укучылары педагог-организатор Т.Н.Ахатова белән берлектә һәйкәл янын җыештырдылар. Бу уку елы дәвамында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәлгә шефлык итүнең графигы төзелеп, шул график нигезендә эш даими алып барылды. Алдагы көннәрдә һәйкәлнең буяуларын яңарту да планлаштырыла.
-
"Игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз"
21.04.2015
21 апрель мәктәптә "Игелекле эшләр эшләргә ашык көне" дип игълан ителде. Класс җитәкчеләре "Кешене кием түгел,ә кылган гамәлләр бизи темасына класс сәгатьләр үткәрделәр.
-
3 сыйныфта ата-аналар җыелышы
20.04.2015
18 апрель көнне мәктәптә ОРКСЭ фәнен укыту буенча ата-аналар җыелышы булды.
-
"Кемнең отличник буласы килә"
20.04.2015
"Туган тел" атнылыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Кемнең отличник буласы килә" исеме астында мәкальләр һәм табышмаклар конкурсы булып узды. Барлык класс укучылары да зур активлык күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Җиңүләре белән укучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы бәйгеләрдә дә сынатмассыз дип ышанып калабыз! Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахова Венера Хәмит кызы.
-
“Язгы игелек атнасы” старт алды.
20.04.2015
20 апрельдән мәктәптә “Язгы игелек атнасы” старт алды. “Һәр көнне игелек кыл!” девизы астында һәр отряд төрле юнәлешләрдә эшчәнлекне башлап җибәрде.