Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Без бергә" 18.03.2017
"Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль конкурсының район этабында Фарисова Ильвина 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
"Көнгерә" 17.03.2017
16 нчы март көнне “Көнгерә” халыкара математик уеннары уздырылды. Укучылар логик фикерләүгә карата төрле авырлыктагы мәсьәләләр чиштеләр, үз белемнәрен сынадылар.
-
Чаңгы сезонын ябу 16.03.2017
15 нче март көнне район үзәгендә чаңгы сезонын ябу буенча ярыш үткәрелде. Салахов Д., Шаймарданов Р., Шаяхметова А., Камалова Г. составындагы команда 3 нче урынга, Шаймарданов Р. үзе 2 нче урынга ия булды. Чаңгычыларны котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 16.03.2017
Кичә мәктәптә III чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта чирек дәвамында ирешелгән уңышлар, эшләнгән эшләр ата-аналар тарафына җиткерелде. Язгы каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә басым ясалды. Алдагы чиреккә максатлар куелды. Ахырдан укучылар ата-аналар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Кышкы спартакиада 13.03.2017
Район күләмендә укучыларның кышкы спартакиадасы үткәрелде. Бадминтон ярышында Шаяхметова А. 1 нче, Шаймарданов Р. 3 нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!
-
"Йолдызлык-2017" гала-концерты 06.03.2017
2 нче март көнне Актаныш мәдәният йортында "Йолдыздлык-2017" гала-концертының йомгаклау этабы булды. Бию коллективы III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Ягез әле, әниләр!" кичәсе 04.03.2017
3 нче март көнне мәктәптә "Ягез әле,әниләр!" кичәсе булды. Әниләр ике командага бүленеп үз көчләрен сынадылар. Кичә кызыклы ярышлар һәм укучыларның концерт номерлары белән чиратлашып барды. Нәтиҗәдә, "Кояшкай" командасы җиңү яулады. Кичә чәй табыны белән тәмамланды. Бәйрәмне оештырды: Саетова А.Х.
-
Чаңгы ярышы 02.03.2017
1 нче март көнне районда Ф.З.Ахмадишин кубогына чаңгы ярышы узды. Шаймарданов Р., Салахов Д., Шаяхметова А., Камалова Г. составындагы команда III урынга ия булды. Котлыйбыз!
-
Технология укытучылары семинары
01.03.2017
Бүген мәктәптә технология укытучыларының район семинар-практикумы узды. Технология укытучысы Гимазов Н.Ф. 8 нче класс укучылары белән "Су белән тәэмин итү һәм канализация системалары элементларының иң гади төзәтүе" дигән темага ачык дәрес күрсәтте, чыгышлар тыңланып анализланды.
-
"Парламент дәрес" 22.02.2017
"Парламент дәрес" кысаларында үткәрелгән рәсем конкурсында 3 нче класс укучысы Хәбетдинова Фирүзә I, 4 нче класс укучылары Гиздатуллина Илзирә II, Фазлыев Альмир III урыннарга ия булдылар. Укучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!