Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Ягез әле, әтиләр! Ягез әле, егетләр" кичәсе 21.02.2017
20 нче февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, әтиләр! Ягез әле, егетләр!" кичәсе уздырылды. Әтиләр һәм егетләр ике командага бүленеп көч сынаштылар. Кичә кызыклы ярышлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, әтиләр командасы җиңүче булды.
-
"Аҗаган" уены 18.02.2017
17 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган" уены оештырылды. Укучылар 3 командага бүленеп, 14 төрле ярышта үзара көч сынаштылар. Уен бик күңелле һәм оешкан төстә узды. Һәркем әлеге чарадан канәгать калды. Оештыручылар: Гимазов Н.Ф., Закирянова Т.Р.
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 16.02.2017
Бүген мәктәптә укытучы Басыйрова Р.Р. тарафыннан "Әфганстан-йөрәк ярасы" исемле чара үткәрелде. Укучыларга әфган сугышы турында эчтәлекле мәгълүмат бирелде. Әлеге чарага әфганчы Галимуллин Дилшат Миңдулла улы чакырылган иде. Ул үз истәлекләре белән уртаклашты, киләчәк буынга изге теләкләрен җиткерде.
-
"Йолдызлык-2017" фестивале 15.02.2017
13-14 нче февральдә район мәдәният йортында "Йолдызлык-2017" фестиваленең муниципаль туры узды. Укучыларыбыз бию, вокал, конферанс номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2017
Бүген мәктәптә балачак иленең иң гүзәл бәйрәме - Әлифба бәйрәме узды. Укучылар бик матур итеп чыгыш ясадылар: җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле кызык сорауларга җавап биреп үз белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Беренчеләрне зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Йолдызлык-2017" 07.02.2017
Бүген "Йолдызлык-2017" фестиваленең беренче сайлап алу туры узды. Укучылар бик яхшы чыгыш ясадылар. Аларга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.
-
"Огневой рубеж" 04.02.2017
Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Огневой рубеж" 1 нче район ярышларында Шаймарданов Рияз һәм Камалова Гүзәл составындагы команда 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре: Гимазов Н.Ф. Котлыйбыз!!!
-
"Алтын каләм" конкурсы 31.01.2017
Район күләмендә 2-4 класс укучылары арасында үткәрелгән "Алтын каләм" каллиграфия конкурсында 4 нче класс укучысы Гиздатуллина Илзирә 2 нче урынга лаек булды. Илзирәне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Тапкырлар һәм зирәкләр" уены 27.01.2017
Кичә мәктәптә тарих укытучысы Гимазов Н.Ф. 5-8 класс укучылары катнашында "Тапкырлар һәм зирәкләр" дип исемләнгән уен оештырды. Укучылар ике командага бүленеп белемнәрен сынадылар, күп кенә сорауларга җавап алдылар.
-
М.Ш.Шәймиевнең юбилей хөрмәтенә 20.01.2017
Беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиевнең юбилей хөрмәтенә класс сәгатьләре узды. Укучылар аның тормыш юлы, эшчәнлеге хакында тагы да тулырак мәгълүматлар тупладылар.