Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы 19.01.2017
Әлеге атна тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дип игълан ителгән иде. 17 нче гыйнвар көнне, атналык кысаларында, укытучы Гимазов Н.Ф. тарафыннан "Ленинград блокадасы" дип исемләнгән видеосюжет тәкъдим ителде. 19 нчы гыйнвар көнне "Тормыш - көнкүреш: шәһәр һәм авыл тормышында яңа билгеләр" дигән темага 8 нче класста ачык дәрес күрсәтелде.
-
Чаңгы ярышы 14.01.2017
Мәктәптә укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Һәркем теләп катнашты. Җиңүчеләр билгеләнде, грамоталар тапшырылды.
-
Татар-башкорт көрәше 06.01.2017
5 нче январь көнне районда Кыш Бабай призына үткәрелгән татар-башкорт көрәшендә Ахметов Әмир II, Хәбетдинов Айназ III, Саматов Илназ IV нче урынга ия булдылар. Егетләрне котлыйбыз, молодцы!
-
Кыш Бабай призы ярышлары 05.01.2017
Районда Кыш Бабай призына үткәрелгән чаңгы ярышында Шаймарданов Рияз I, ә бадминтон ярышында III урынга лаек булды. Риязны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Яңа ел бәйрәме 24.12.2016
24 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә бик матур итеп күңел ачтылар. Уку һәм спорт алдынгыларына, мәктәп тормышында актив булган укучыларга Кыш бабай бик күп бүләкләр алып килгән. Бәйрәм концерт номерлары, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Төрле конкурсларга урыннар чыгарылды. Ахырдан лотерея уены оештырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.12.2016
Бүген, ягъни 22 нче декабрь көнне, мәктәптә II чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта чирек дәвамында ирешелгән уңышлар, эшләнгән эшләр ата-аналар тарафына җиткерелде. Кышкы каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешенә басым ясалды. Алдагы чиреккә максатлар куелды.
-
Хезмәт алдынгылары белән очрашу 19.12.2016
17 нче декабрь көнне авыл хуҗалыгы алдынгылары белән " Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк" дип исемләнгән очрашу булды. Әлеге чарада хезмәткәрләр укучыларны үзләренең тормыш һәм хезмәт юллары белән таныштырдылар. Укучыларга һөнәр сайлауда үзләренең киңәшләрен бирделәр, белем алуның мөһимлегенә тукталдылар. Чара укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Контроль эшләр 15.12.2016
Укучылар бу көннәрдә I яртыеллык өчен район контроль эшләрен эшлиләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Кышкы сезонны ачу 12.12.2016
10 нчы декабрь көнне районда кышкы сезонны ачу буенча чаңгы ярышы булды. Әлеге ярышта егетләр арасында Шаймарданов Рияз 3 нче, шулай ук мәктәп командасы да 3 нче урынга лаек булдылар. Чаңгычыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Яңа елга әзерлек 12.12.2016
Көтеп алынган Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә әлеге бәйрәмгә әзерлек башланып китте. Укучыларыбыз ярыша-ярыша класс бизиләр, кар сыннары ясыйлар.