Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Инглиз теле атналыгы 07.12.2016
5 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр инглиз теле атналыгы дип игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында стенгазета чыгарылды, укучыларга кроссвордлар, ребуслар чишү тәкъдим ителде. Башлангыч һәм югары класс укучылары арасында рәсем конкурсы, КВН, викторина оештыру, ачык дәрес күрсәтүләр планлаштырыла.
-
Бадминтон ярышы 05.12.2016
3 нче декабрь көнне районда бадминтон ярышы булды. Әлеге ярышта Шаяхметова Алмазия 1 нче, Шаймарданов Рияз 3 нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз. Җитәкчеләре: Закирянова Т.Р.
-
Мәктәптә-ярминкә 05.12.2016
Бүген мәктәптә инвалидлар ункөнлеге кысаларында ярминкә булды. Ярминкәдә һәркем бик теләп катнашты.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 01.12.2016
28 нче ноябрьдән татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте. Әлеге атналык кысаларында татар теле һәм әдәбиты укытучысы Салахова В.Х. 6 нчы класс укучылары белән "Рәвешләрнең ясалыш ягыннан төрләре" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. 8-9 класс укучылары белән "Үз уеның" дип исемләнгән уен-бәйге оештырды. Чарадан һәркем канәгать калды.
-
"СПИДка - юк дибез!" 01.12.2016
1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан 8-9 класс укучылары белән Салахова В.Х. "СПИДка - юк дибез!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрде.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2016
28 нче ноябрьдә әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Укучылар әниләренә булган хөрмәтләрен үзләренең җырлары, биюләре аша җиткерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Егетләр, молодцы! 26.11.2016
25 нче ноябрь көнне "Иман" спорт комплексында "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол ярышында егетләребез командасы 2 нче урынга лаек булдылар. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Егетләр, молодцы!
-
Математикадан ачык дәрес
24.11.2016
Математика атналыгы кысаларында Галимуллина Л.Н. 9 нчы класста "Бер үзгәрешлеле икенче дәрәҗә тигезсезлекләр чишү", Басыйрова Р. 6 нчы класста "Вакланмалар буенча сан табуга мәсьәләләр чишү" дигән темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Математик класс сәгате
23.11.2016
Бүген 5-9 класс укучылары арасында математик класс сәгате уздырылды. Анда бөек математикларның ачышлары турында әңгәмә уздырылды, кызыклы мәсьәләләр чишелде. 5-7 класс укучылары математика буенча үзара көч сынашты. Урыннар чыгарылды.
-
"Математик кроссворд" конкурсы
22.11.2016
Мәктәптә 5-7 класс укучылары арасында иҗади эш - "Математик кроссворд" конкурсы булып үтте. Укучылар бик теләп катнаштылар. Ахырдан һәр укучының эшенә нәтиҗә чыгарылды, урыннар билгеләнде.