Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Волейбол уены 23.10.2017
21 октябрь көнне Салахов Данияр, Гаттаров Хәйдәр, Шаймарданов Нияз, Шаймарданов Рияз, Латыйпов Илзир, Хабетдинов Айназ составындагы команда районкүләм волейбол ярышында 3 нче урынга ия булдылар. Уенчыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Җиңел атлетика кроссы 16.10.2017
11 октябрь көнне район үзәгендә СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов призына “Алтын көз” исеме астында җиңел атлетика кроссы булып узды. Ярышта мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Шаймарданов Рияз 2000 м га йөгерү буенча 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 05.10.2017
Бүген мәктәптә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырылды. Кунак итеп ветеран укытучылар чакырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребез укучыларыбызга үзләренең матур киңәшләрен җиткерделәр. Барлык укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Укытучыларның һөнәри бәйрәм тантанасы 29.09.2017
28 сентябрь көнне мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы уздырылды. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды.
-
"Тынычлык күгәрченнәре" 21.09.2017
21 нче сентябрь - Бөтендөнья Тынычлык көне. Җир шарының күп кенә өлешендә кешеләр тыныч тормышта, аяз күк йөзе күреп яши, балалар шатланышып мәктәпләрдә укый. Ләкин, кызганычка каршы, сугыш, канкоеш барган илләр дә юк түгел. Шушы җәһәттән чыгып, Берләшкән Милләтләр Оешмасы әлеге көндә сугыш барган илләрдә дә кораллы хәрәкәтләрне туктатып торып, Тынычлык урнаштырырга чакыра. Әлеге уңайдан, мәктәбебездә тынычлык дәресләре оештырылып, зәңгәр күккә кәгазь күгәрченнәр очырылды.
-
Көзге экскурсия 19.09.2017
18 нче сентябрь көнне укучылар укытучылар белән берлектә табигатькә экскурсиягә чыктылар. Көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, төрле кызыклы уеннар уйнап, күңелле ял иттеләр.
-
Чәчәкләр бәйрәме 16.09.2017
Кичә районда "Чәчәкләр бәйрәме" үтте. Безнең мәктәптән панно, бүлмә гөлләре күргәзмәсе әзерләнде. "Чәчәкләр патшабикәсе" укучылар бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Фарисова Ильвина катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы
13.09.2017
Бүген ата-аналар җыелышы үткәрелде. Яңа уку елына максатлар, бурычлар турында әйтелде. Җыелышта полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы катнашты.
-
Экстремизмга - юк! 11.09.2017
Сентябрь аенда "Экстремизмга-юк!" акциясе бара. Шул уңайдан, полиция вәкиле Галиакберов Раушан Рәшит улы укучылар белән әңгәмә үткәрде.
-
"Мәктәпкә куркынычсыз юл" 11.09.2017
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, бүген класс сәгатьләре үткәрелде.