Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Баскетбол ярышы 19.04.2018
Район буенча баскетбол ярышлары башланды. Уеннар урта мәктәпләр арасында 2 төркемдә, төп мәктәпләр арасында 4 төркемдә барачак. Җиңүче командалар район беренчелегендә катнашачаклар. Бүген безнең егетләр командасы 1 нче урынга лаек булдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы уенда да уңышлар телибез. Укытучылары: Закирянова Т.Р.
-
ВПР 17.04.2018
Мәктәптә 4нче һәм 5нче классларда график буенча ВПР(всероссийские проверочные работы)үткәрелә башлады. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Шигырь конкурсына әзерлек 16.04.2018
"Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар" конкурсына әзерлек йөзеннән, башлангыч класс укучылары арасында сайлап алу туры үткәрелде. Конкурс "Туган тел" җыры белән башланды. Һәр укучы ятлаган шигырен тәкъдим итте, конкурска баручы укучылар билгеләнде.
-
"Имин көпчәк" бәйгесе 14.04.2018
13 нче апрель көнне "Имин көпчәк" республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, мәктәп командасы "Юл йөрү кагыйдәләре" номинациясендә 1 нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз! Җитәкчеләре: Гимазов Н.Ф.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 13.04.2018
Мәктәбебез укучылары Н. Дәүлинең " Җырлап узган җәй" исемле сәхнә әсәре белән "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле балалар театр коллективларының район бәйгесендә катнаштылар. Җитәкчеләре: Ахатова Т.Н.
-
Чаңгы сезонын ябу 09.04.2018
6 нчы апрель көнне район үзәгендә чаңгы сезонын ябу буенча ярыш үткәрелде. Салахов Д., Шаймарданов Р., Шайдавлетова Я., Камалова Г. составындагы команда 3 нче урынга ия булды. Чаңгычыларны котлыйбыз!
-
"Кошлар - безнең дусларыбыз" 05.04.2018
Бүген башлангыч класс укучылары арасында "Кошлар - безнең дусларыбыз" исемле кичә үткәрелде. Укучылар яз килүгә, кошларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җыр башкардылар. Укучылар ике командага ( "Карлыгач" һәм "Тургай") бүленеп, интеллектуаль бәйгедә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.
-
ОГЭ 26.03.2018
26 -27нче март көнне 9 нчы класс укучылары рус теленнән һәм математика фәненнән ОГЭ биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез!
-
"Без бергә" иҗат фестивале 23.03.2018
22 март көнне Актанышның “Балалар иҗат үзәге” базасында "Без бергә" дип исемләнгән Республика күләмендә оештырылган иҗат фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Сәнгатьле сөйләм номинациясендә Фарисова Ильвина 3 урынга лаек булды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2018
21 нче март көнне ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта ирешкән уңышлар һәм алда торган бурычлар белән таныштырылды. Бердәм мәктәп формасы булдыру турында сөйләшенде. Әңгәмә класс җитәкчеләре белән сөйләшү рәвешендә дәвам итте.