Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Математика һәм информатика атналыгы 22.01.2018
22-27 гыйнвар мәктәптә математика һәм информатика атналыгы дип игълан ителде. Атналык планы нигезендә төрле чаралар, конкурслар үткәреләчәк.
-
"Растим патриотов России" бәйгесе 20.01.2018
18 январь көнне кадет мәктәбендә "Растим патриотов России" республика бәйгесенең район этабы үтте. Мәктәбебез укучылары актив катнашып, 5 урынга ия булдылар. Җитәкчеләре: Гимазов Н.Ф.
-
"Чиксез балачак" конкурсы 17.01.2018
"Чиксез балачак" бәйгесенең муниципаль этабына әзерлек эшләре бара. Укучылар дәрестән тыш эшчәнлек вакытында төрле материаллардан картиналар ясыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы 08.01.2018
6 январь көнне район күләмендә Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте. Гарипов Айназ үз үлчәү авырлыгында өченче урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Кыш бабай призына бадминтон ярышы 06.01.2018
Район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышы үтте. Безнең мәктәптән Салахов Данияр, Шайдавлетова Язилә, Камалова Гүзәл катнашып, һәрберсе мактаулы 3 нче урынны яуладылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017
23 нче декабрь көнне мәктәбебездә зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән чара белән башланып китте.Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар, кичә азагында лотерея уйнатылды, маскаларга, конкурсларга урыннар чыгарылды. Балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре,бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Мәктәпкүләм чаңгы ярышы 19.12.2017
Бүген мәктәп укучылары арасында Кыш бабай призына чаңгы ярышы үткәрелде. Укучылар бик актив рәвештә үзләренең көчләрен сынады.Һәр класстан җиңүчеләр билгеләнде.
-
Чаңгы ярышы 18.12.2017
16 нчы декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ачу буенча чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта Шаймарданов Рияз III урынга ия булды. Котлыйбыз!
-
Бүләкләү тантанасы
13.12.2017
12 нче декабрь көнне Актаныш районы администрациясе бинасының актлар залында антикоррупцион "Надо жить честно" исемле конкурска нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Әлеге тантанада 9 нчы класс укучысы Камалова Г., 4 нче класс укучысы Хабетдинова Ф., 2 нче класс укучысы Насртдинова Ч. катнашты . Җиңүчеләрне мәгариф бүлеге һәм район антикоррупцион комитет җитәкчеләре котлап узды.
-
Ярминкә 08.12.2017
Бүген, инвалидлар декадасы уңаеннан, мәктәптә ярминкә үтте.