Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
E-Mail: | urazai@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Чирек ахыры 20.03.2018
3 нче чирек төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Фәннәр буенча укучыларның белемнәрен тикшерү, бәяләү буенча административ контроль эшләр дәвам итә. Барлык укучыларга да уңышлар, чирекне яхшы билгеләргә генә тәмамлауларын телибез.
-
"Көнгерә" бәйгесе 17.03.2018
15 нче март көнне “Көнгерә” халыкара математик уеннары уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да читтә калмады – 15 укучы үз көчләрен сынап карадылар. Укучылар логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштеләр.
-
Төбәкара семинар 14.03.2018
Богады мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының “ФДББ стандартларын тормышка ашыру шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларында уку компетентлыгын формалаштыру” темасына төбәкара семинар булды. Әлеге семинарда безнең мәктәптән Салахова С. Р. катнашты.
-
Бәйрәм белән, кадерле әниләр! 07.03.2018
Башлангыч класс укучылары 8 нче март белән котлап, әниләрне кунакка чакырдылар.Балалар җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп, әниләренә осталыкларын күрсәттеләр, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр өчен кызыклы уеннар оештырылды.
-
"Ягез әле,кызлар!" 06.03.2018
Бүген "Ягез әле, кызлар!" кичәсе үткәрелде. Кызларыбыз ике командага бүленеп, төрле конкурсларда үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, "Умырзая" командасы "Девчата" командасыннан бераз өстенрәк булып җиңү яулады. Котлыйбыз! Чараны оештыручы:Басыйрова Р.Р.
-
8 нче март белән! 05.03.2018
Бүген 8 нче март белән котлап, укучылар тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылган иде. Чараны оештырды: Саетова А.Х.
-
Күңелле стартлар 02.03.2018
Бүген 5-9 класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены оештырылды. Укучылар үзләрен җитезлектә, өлгерлектә сынадылар. Уенны оештырды: Закирянова Т.Р.
-
Физический огонёк 28.02.2018
"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 27 февраль көнне Пучы урта мәктәбендә "Физик огонёк" уенында безнең мәктәптән Салахов Данияр, Шарипова Ләйлә, Шайдавлетова Язилә составындагы команда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Проект конкурсы 24.02.2018
Башлангыч сыйныф укучылары арасында район күләмендә үткәрелгән проектлар конкурсында 2 нче сыйныф укучылары Маликов И. һәм Валиева А. (укытучылары Муллахметова А.Ф.) 2 урынга ия булдылар. Алга таба да уңышлар телибез!
-
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2018
Кичә мәктәптә 5-9 класс егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән чара узды. Егетләр ике командага ("Бөркетләр" һәм "Сакчылар") бүленеп үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, "Бөркетләр" командасы җиңүче дип табылды. Котлыйбыз! Чараны оештырды: Закирянова Т.Р.