Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Iнче Бөтенроссия "Золотое перо"-2017 дистанцион сочинениеләр конкурсын 30.01.2017 ЦДПУ "АкадемияПедагогики" үткәргән Iнче Бөтенроссия "Золотое перо"-2017 дистанцион сочинениеләр конкурсында 2нче урынны яулаган өчен 9нчы класс укучысы Галиева Зөлфия диплом белән бүләкләнде(укытучысы Сабирова Г.Ф).

-
"Алтын каләм" матур язу конкурсы 28.01.2017

23нче январь көнне мәктәп күләмендә үткәрелгән үткәрелгән "Алтын каләм" матур язу конкурсында 2нче класс укучысы Галиева Әдилә (Иске Җияш башлангыч мәктәбе)җиңүче, 3нче класс укучысы Хәйдәрова Илвина һәм 4 нче класс укучысы Гарифуллина Руфинә (Иске Җияш башлангыч мәктәбе)призерлар булдылар (Укытучылары Гәрәева Флүсә Сабит кызы, Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы). Шул укучыларның эшләре район конкурсында да катнашты һәм Галиева Әдилә II , Хәйдәрова Илвина III урыннарны яуладылар.
-
ОГЭ эшләрен биреп карау 28.01.2017 27 һәм 28 нче гыйнвар көннәрендә 9 нчы класс укучылары биология, рус теленнән чираттагы ОГЭ эшләрен биреп карадылар.

-
“Класс җитәкчесе – 2017” профессиональ конкурсы 27.01.2017 26 нчы гыйнвар көнне Мари Суксу мәктәбендә “Класс җитәкчесе – 2017” профессиональ конкурсы булды. Безнең мәктәптән 8 – 9 класслар җитәкчесе Гыйздәтуллин Илсур Мансур улы катнашты. Ул үзенең эшчәнлеген презентация аша тәкъдим итте һәм “8 – 9 классларда аэробика” темасы буенча мастер – класс күрсәтте.

-
Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена карата чара 27.01.2017 26 нчы гыйнвар көнне мәктәптә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена карата чыгыш булды. Аны авыл китапханәчесе Әхиярова Фәнҗия Рафаэль кызы алып барды.

-
Көрәш буенча II республика турниры 23.01.2017 20,21нче январь көнне Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә үткәрелгән көрәш буенча II республика турнирында 2001-2002нче елгы яшүсмерләр арасында 75кг авырлык үлчәвендә безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Хуҗин Фарис Фәрит улы 1 урынны яулады.

-
Директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларының профессиональ конкурсы 21.01.2017

20 нче гыйнвар көнне район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларының профессиональ конкурслары булып узды.
-
20 нче январь – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее 21.01.2017 20 нче январь – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан укытучы Авзалова Гөлшат Илшат кызы аның тормыш юлына багышланган презентацияне район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларына күрсәтте.

-
Кыш бабай призына бадминтон ярышлары 08.01.2017 3 нче гыйнварда район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышлары үтте. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Мусин Алмаз, Миргалимов Илфат, 9 нчы класстан Галиева Зөлфияләр катнашты. Миргалимов Илфат һәм Галиева Зөлфия 2 нче урын яуладылар.

-
Кыш бабай призына көрәш ярышы 08.01.2017 5 нче гыйнвар көнне район күләмендә Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Хуҗин Фарис 1 нче урын алды.











